Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 28



Үлем үзенең корбанын ала.

Кораб урыныннан кузгала.

Без һаман барабыз.

Көн кичегә, һава бозыла, бераз җил дә кузгала. Күк йөзендә арлы-бирле йөргән болытлар да күренә.

Ничек тә күңелсез, ямьсез бер вакытның якынайганы хис ителә.

Бабайның хикәяләре дә туйдырды.

Нидәндер бераз арыткан да иде. Нурый карттан аерылып, үз урыныма килеп яттым.

Көймәнең акрын җил белән йомшак кына, рәхәт кенә тирбәтеп баруы тәнне баса, күзгә йокы китерә иде.

Күктәге болытларның бертуктаусыз агуларын карап, чалкан яткан көенчә йоклап киткәнмен.

8

Ахрысы, яхшы ук арылгандыр, йокым гадәттәгедән озак һәм тыныч булды.

Тик юлчыларның шатлыклы тавышы гына уятты.

Тордым.

Мин, ахры, диңгезгә гашыйк булганмындыр.

Аның матур аяз көннәре, таң, шәфәкъ вакытлары яки кичәге кебек караңгы, куркыныч, яшенле төннәре – һәммәсе миндә аерым бер ашкыну, аерым бер дәрт уята, һәммәсендә дә аерым бер мәгънә, аерым бер мәсгудият табам, ләззәт алам.

Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.

Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!

Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.

Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.

Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!

Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.

Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.

Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.

Без һаман барабыз…

Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.

Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.

Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.

Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.

Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.

Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.

Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.

Ләкин башка чара юк.

Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш[65] тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.

Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.

Уты сүнгән җәһәннәм

(Хикәя)

1

…Төн. Сәгать ике. Мин зур караңгы өйнең аулак бүлмәсендә ялгызым утырам. Баярак лампа яна иде. Хыялның чәчәкләнүенә манигъ[66] булганга, аны сүндердем. Бүлмәмнең карт агачлар белән тулган зур бакчага караган бердәнбер тәрәзәсе бар. Мин, шуның яңагына артым белән терәлеп, күзләремне тышның куе һәм шомлы караңгылыгына юнәлдергәнем хәлдә, төннең тынлыгына күмелеп тик кенә утырам. Берничә сәгать үтә. Өйдә һичбер тавыш-тын юк. Мин һаман шул урында, шул хәлдә ялгызмын, тик хыялым гына каршымда.