Мәхәббәт яңгыры - страница 2



Фәндидә кызларга елмаеп күз йөгертте:

– Искәндәрне телдән дә төшерми башладыгыз әле. Хәерлегә булсын.

– Ә нигә?.. Үзебезнең даһи бит.

– Һәр даһида аз гына Иблислек кушылган була,– дип елмайды Фәндидә, – Яратып кына әйтәм, кызлар, сак булыгыз.

Таңчулпан бая чәй эчкәннән юылмый калган савыт-сабаны алып, юыну бүлмәсенә ашыкты. Искәндәр хакында сөйләшү аңа рәхәт тә, куркыныч та иде. Аннан соң, Фәндидә апаның сүзләре ничектер авыр булып ишетелде. Бу юлы Алсуның Искәндәрне яклашуы да ничектер эчен пошыргандай булды, ник гел шуны гына сөйләп тора әле ул? Кеме әле ул аның?

Савыт-саба юып килгәндә каршысына Искәндәр очрады. Таңчулпан ничектер тертләп китте дә адымын тизләтте. Искәндәрнең берәр сүз әйтеп, кызартуыннан курыкты. Тик ул дәшмәде генә түгел, аның ягына борылып та карамады, ул Таңчулпанны бөтенләй күрмәде дә бугай, ул Таңчулпанның дөньяда барлыгын бөтенләй оныткан иде бугай. Моны тоюдан күңеленә авыр булып китте, ул үзен нәрсәгәдер алданган сабый кебегрәк итеп сизде.

Таңчулпан кергәндә бүлмәдәгеләр яңа темага күчкәннәр иде инде.

– Юк, барыбер, шәригать кануннары безнең өчен ничектер сәеррәк инде хәзер,—дип бәхәсне дәвам итте Алсу,– Ир-егетләргә күтәрелеп тә карарга ярамый, имеш. Җәмәгатеңә хыянәт итү – гөнаһ, ансы аңлашыла. Хыянәт бер канунга да сыймый. Ә ирләргә күз салырга ярамый дигәне…

Фәндидә серле генә елмаеп куйды. Ә дин мәсьәләләрендә күпне белгән Хәдичә, җитдилеген җуймыйча үз фикерен алга сөрде:

– Хыянәт – гөнаһ. Ә хыянәт итү турында уй йөртү икеләтә гөнаһ. Чит-ятлар турында хыяллануны ходай тәгалә бер вакытта да кичерми.

Таңчулпан тертләп китте. Ләкин үзен шундук кулга алды. Нинди гөнаһ кылды әле ул? Кем хакында хыял йөртте? Уйларыннан Алсуның каһкаһәле тавышы бүлдерде:

– Димәк, мин, тәүбә-тәүбә, чит ир белән йоклап чыгам икән, мин хыянәт итү турында уйлаудан да бәләкәйрәк гөнаһ кылам булып чыга?!. Димәк, күзеңне четердәтеп йом да, бер нәрсә уйламыйча, очраган беренче ир-атның куенына сикер! Һәм гөнаһтан азат буласың. Мантыйк кайда соң монда?

– Бөтен нәрсә уйдан башлана, – дип бик җитди дәвам итте Хәдичә, – Яхшысы да, начары да. Шуңа күрә, яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аның.

Мондый фәлсәфи бәхәсләр редакциядә еш була һәм журналистлар аны «фикер чарлау» дип йөртә иде. Башка вакытларда аңа Таңчулпан да кушылып китә, бер кайчан да диярлек уртак фикергә килә алмасалар да, бу үз уйларыңны тәртипкә китерергә булыша. Тик бүгенге тема Таңчулпанга эч пошыргыч булып тоелды, хезмәттәшләре, үзләре дә сизмәстән, Таңчулпанның иң тирәнгә яшерелгән хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.

– Әнә, урамда яңгыр коя,– дип куйды Фәндидә, әлеге бәхәсне икенчегә юнәлтергә теләгәндәй,– Кояш нурын күрер вакыт та бит…

Хәдичә аны шундук элеп алды:

– Изгелек белән бозыклык та кояш нуры белән яңгыр кебек. Тик изгелек нурына үзе теләгәннәр генә коена ала. Ә яңгыр үзе теләмәгәннәрне дә чылата.

Таңчулпан бер нәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм үзе дә сизмәстән теге сүзне пышылдады:

– Бу – мәхәббәт яңгыры!

2

– Яздан бирле яңгыр яумаган иде, – дип куйды Егет бабай, тәрәзәгә бәргәләнгән яңгырга карап,– Кирәген бирә хәзер.

Искәндәр аңа гаҗәпләнеп карады:

– Ничек инде яздан бирле?

Бу юлы Егет бабай беренче кат күргәндәй аңа текәлде.

– Син нәрсә?—диде ул, озак кына шулай карап торгач,– Әллә чынлап та сизмәдеңме?