Мәхәббәт яңгыры - страница 6



Егет бабайның ашкынулы тавышы, тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тамчылары белән бергә үрелеп, әллә нинди сәер бер халәт тудыра иде. Кояш нурларыннан коргаксып бер тамчы суга, бияләй кадәрле болытка тилмергән Җир. Инде атнага якын туктамый яуган яңгыр. Шушы капма каршылык, битарафлык пәрдәләрен ертып, әллә нинди уйларга этәрә…

Ләкин тойгылар тирәненә чумарга насип булмады. Ишек шакыдылар да секретарьша кыз керде:

– Егет бабай, сезне шеф чакыра.

Үз әсәренең тәэсиреннән айнып җитәлмәгән карт аңа аптыраулы караш ташлады, азак эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды да:

– Ярый, кызым, хәзер керермен,– дип урыныннан кузгалды.

Егет бабай чыгып бераз тору белән, ишек ачылып китте дә Алсуның башы күренде:

– Искәндәр, диктофоныңны биреп тор әле,– диде ул, бүлмәгә узып та тормастан, һәм сораганын аның кулында күрү белән коридорга эндәште,—Таңчулпан, мин таптым. Искәндәрдән алырсың…

Һәм кайдадыр китеп тә барды. Аның артыннан ук Таңчулпан керде. Ул бер сүз дә дәшмәде. Хәтта күтәрелеп тә карамады. Искәндәр дә ни дип әйтергә дә белми аптырады. Теленә бер юньле сүз, башына ипле фикер килмәде, бары тик йөрәгенең ярсып тибә башлавын тойды да, арка үзәгеннән ләззәтле ялкын узганын тойды. Диктофонны биргәндә, кулы Таңчулпанның бармак очларына тиеп киткәч, аяк астында җир убылгандай бер халәт кичерде, күз аллары томаланды, башы әйләнде. Ишек ябылган тавыштан гына бераз һушына килгәндәй булып, көч-хәл белән урынына барып утырды. «Соңгы вакытта юньләп йокы да күргән юк,– дип уйлады ул, – Җитмәсә, аракы да күп эчелә. Ял итеп алырга кирәк. Ял кирәк. Юкса, бөтенләй аяктан егылуың бар…»

Ләкин бу уеның күз буяу, үз-үзен алдау өчен генә икәнен ул белә иде. Үз-үзеңне алдап яшәп булмый, иртәме-соңмы ачыктан-ачык танырга туры киләчәк. Барсын да. Әлеге халәтнең төн йокысы күрмәүдән түгел икәнен дә, Сак-Сукларны кавыштыру уе кайдан килгәнен дә… Барсын да танырга һәм дөреслекнең күзенә карап:«Яңгыр ул «тамчы, там»—дип җырламый бит… Ул «Таңчулпан» – дип җырлый!..» – дияргә туры киләчәк.

3

«Яздан бирле яңгыр яумады,»– дип кабатлады Таңчулпан.

Үзенә килгән кунак белән әңгәмәләшкәч, ул Искәндәрнең кассетасын да тыңлап караган иде. Хатын-кызның кызыксынучанлыгымы, әллә башка сәбәп беләнме, тик ул диктофон эчендә онытылып калган кассетаны тикшермичә түзә алмады. Искәндәр ниләр майтара икән? Нәрсә уйлый икән? Әңгәмәдәшләре белән ул ничек сөйләшә икән? Башта: «Бер-ике җөмләсен генә булса да, тавышын гына булса да ишетим,»– дип уйлаган иде. Магнит тасмасыннан Егет бабайның бик тә сәнгатьле итеп нәрсәдер укыганын ишеткәч, аны ахрынача тыңламый кала алмады. Тыңлады да… Егет бабай нәкъ менә Таңчулпан хакында язгандыр сыман тоелды. Ул да бит, яңгыр көткән Җир кебек нәрсәдер көтә, ялкыткыч бертөрлелек белән аккан тынчу көннәреннән ул да гарык булган бит. Ул хәтта үзенең нәрсә көткәнен дә белә, әмма бу турыда уйларга гына курка, уйласа, тотанаклы һәм тыныч, читтән караганда хәтта бәхетле дә булып күренгән дөньясы җимерелер дә яшәүенең бар мәгънәсе хәрабәләр астында калыр сыман тоела.

«Язгы ялгышлары өчен үкенгәндәй… Язгы ялгышлары өчен үкенгәндәй… Язгы ялгышлары өчен… Язгы ялгышлар…»

Кечкенә чагында ук үзсүзле, тискәре бала булган ул. "Киреләнүеңә түзелмичә урам уртасында бәргәләп алган чакларым да бар иде",– ди иде әнисе дә. Тора-бара мондый тискәрелеге басылды, ә менә үзсүзлелеге бетмәде. Хәер, моны начар сыйфатка исәпләмәде Таңчулпан, һәр эштә мөстәкыйль фикер йөртергә омтылу, һәр нәрсәгә үз карашың булу тискәрелек дип тә аталмыйдыр әле. Әнисе дә "тискәре" дип әрләштерсә дә, моны бары тик яратып кына әйтә иде бит. Таңчулпан үз кызын шулай битәрләгән кебек.