Шигырьләр җыентыгы - страница 15



Көтү китә, торыгыз! – дигәндәй,
Бөтен авыл халкын уятып.

«Тулган ай күктән караса…»

Тулган ай күктән караса,
Кичләр була көн кебек.
Колмаклар кыңгырау кебек.
Саргайганнар көз кебек.
Кыйгак-кыйгак киек казлар,
Киткән кошлар бер кайта.
Үткән яшьлек кенә кайтмый,
Картаю гына арта.
Хәлләрең ничек? дисең син,
Хәлләр, малай, ничава.
Тик менә гомерләр генә,
Юрга атка утыргандай,
Тукталмый алга чаба.

«И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең…»

И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең:
Көнгә унар кабат су кердек.
Чумып аргы якка чыгар өчен,
Бәхәсләшеп ярдан сикердек.
Язын-көзен яланаяк чабтык,
Аякларыбыз ярылып бетә иде.
«Аякларыңа чебеш чыккан»-дип,
Әнкәй тозлы катык сөртә иде.
Сулар туңгач Чирмешән бозыннан,
Күрше авылга кадәр йөгердек.
Кыш көннәрен интернаттан чыгып,
Ярышып яланаяк йөгердек.
Әсир итте Карлыган сазында,
Шомырт, балан, кызыл тәлгәшләр.
Кырау төшкәч тәмле әче алмалар,
Кыраудан соң тәмле миләшләр.

Сиңа тартыла

Кышлар буе җәйне көтеп алам,
Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,
Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,
Туган ягым сиңа кайтам мин.
Торган жиремдә дә тормыш яхшы,
Азмы дуслар, азмы танышым.
Тик шулай да колагымнан китми,
Иген шавы, Чишмәң тавышы.
Юк шул…
Булдыра алмыйм сиңа кайтмый,
Булсаң да син таулар артында.
Бар барлыгым, һәр бер кузәнәгем,
Туган ягым сиңа тартыла!

«Китсәм дә мин синнән Майна…»

И туган як синдә үтте

Иң бәхетле елларым.

Китсәмдә синнән еракка,

Синдә минем уйларым.

Китсәм дә мин синнән Майна,
Гел минем уйларымда.
Төшләремдә кайтып йөрим,
Аккош күл буйларында.
Синдә утте гомеремнең,
Ин бәхетле еллары.
Хөрмәт итте кешеләрең,
Олыларың, улларың.
Рәхмәт сезгә Майнадашлар,
Чын якын күргән өчен.
Олыларың кечеләрең
Абый дип йөргән өчен.

«Үрләр аша күренәсең, авылым…»

Үрләр аша күренәсең, авылым,
Биек таулар аша карыйсың.
Урамында йөрим уйларымда,
Ишетәм күк тальян тавышын.
Уңган игеннәрең арасында,
Җигүле ат кузгә куренә.
Таулар гына кечерәйгән кебек,
Тупылларың куккә үрелә.
Авыл каршындагы үзәнлектә,
Каеннарың шаулый куңелдә,
Бөтен авыл эчкән көмеш чишмәң,
Чылтыравы колак төбендә.
Билдән печән ускән болыннарың,
Күз алдымнан китми һич кенә;
Агайларның чалгы кайраулары,
Еллар аша миңа ишетелә…

Әнкәй

Моңсуланып куя кай чак,
Аксыл чәчләрен тарап,
Яшьлеген сагнып сөйли,
Фото рәсемгә карап.
Тәрәздән-тәрәзгә йөри,
Безнең кайтканны карап,
Көнгә ун кат яңарта,
Самавар сүнгән санап.
Киткәндә киңәш бирә ул:
Яхшы гына йөр балам,
Озатып кала ул безне,
Чыгып урам капкадан.

«Киндер күлмәк, киндер штан…»

Киндер күлмәк, киндер штан,
Киндер букча кулымда.
Булды заман укып йөрдек,
Без дә мәктәп юлында.
Тула оек ак чабата,
Киндерәсе мунчала.
Бер телем ипи кисәге,
Була иде букчада.

Юк кайтарып булмый

Кайда калган икән малай чаклар,
Уйнап үскән урамнардамы?
Балык тоткан Чирмешән буенда,
Ат саклаган болыннардамы?
Язгы ташуларда бозга утырып,
Көньякларга агып киткәнме?
Кышкы бураннарда юл табалмый,
Кайта алмый адашып беткәнме?
Тормыш киртәләрен үтәлмичә,
Күпме хыял адашып калган.
Күпме уйлар тормышка ашалмый,
Язгы кардай эреп югалган.
Кайда калды икән егет чаклар?
Айлы кичләр, алсу иртәләр?
Кайдан килеп чыга икән һәр чак,
Тормыш юлларында киртәләр?
Яшьлегемнең иң матур еллары,
Гаяр чаклар, көчле, дәһшәтле,
Күпме сагынсамда,
Юк кайтарып булмый,
Яу кырында калган яшьлекне!

Кайту

(Бер хәтирә)

Өчәү юлга чыктык…
Җәяүләтеп
Сабанчыга кайтып барабыз.
Биләр артта калды,
Гаголь белән
Якыная бара арабыз.
Кара болыт чыкты,
Көтмәгәндә.
Җил-давыллап килә каршыга.
Күк күкери, чарт-чорт яшен суга,
Асты өскә килә-барысыда.