Тик син генә… - страница 4
– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.
Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.
– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, – Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала… – Һәм кулын сузды, – Мине Джон дип йөртәләр…
– Илнур…
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле… Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.
3
– Уф, аллакаем!.. – дип каршылый әнисе, – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!
Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Ансы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен ансын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да акчаны чамасыз түлиләр. Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда…
Әнисе эттән алып эткә салып сүгә.
– Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит…
Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер… Бәлки, әйтеп караргадыр… Әйтергә кирәк…
– Әни, мин бер кызны яклашкан идем…
– Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.
Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең чәйнәнүенә үртәлеп иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почамагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе:
– Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең килә мени? – дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.
– Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, – дип чәйнәнеп алды.
Югыйсә, Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак иде.
Стеналарын матурларга тырышып та ПЖХ панельләре алып кайтты, тигез итеп бер-берсенә беркетеп куйганда ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай итеп эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште: