Убырлар уянган чак - страница 2
Минем бу аваздан арынасым килми иде. Шуңа да китәргә ашыкмадым. Дөресрәге, мин урынымнан кузгалырлык хәлдә түгел идем бугай. Картый ниндидер догалар укып, тирә-якны өшкергән кебек итеп чыкканнан соң, беләгемнән алгач кына аякларымны көчкә сөйрәп, капкага юнәлдем.
Вампирлар турында минем азмы-күпме ишеткәнем бар иде. Төннәрен кабердән күтәрелеп ярканат, яки кеше кыяфәтендә бәндәләрнең һәм мал-туарның канын имүчене шулай дип атыйлар. Аларның тәне кабер куенында таркалмый, үзләре гадәттән тыш көчле була. Гадәттә, үз-үзләренә кул салучылар, авыр җинаятьчеләр һәм убырлар кулыннан үлүчеләр вампирга әйләнә. Аларның теше ике рәтле була, ә кан суырганда азау тешләре зураеп китә. Канны алар су кебек эчмиләр, ә әнә шул азау тешләре белән генә суыралар һәм үзләренең дә, каза күрүченең дә киемендә бер генә кан тамчысы да калмый… Без шәһәрдә чакта шундый азау тешләрне киоскыдан алып, сыйныфташ кызларны куркытып та йөри торган идек, ә берсен мин авыл кызлары өчен дә эләктергән идем әле.
Безнең авылда кеше үтерүчеләрнең дә, бүтән төрле авыр җинаятьчеләрнең дә гомергә булганы юк. Үз-үзенә кул салучылар булгалаган бугай. Мин аларның берсен дә күреп белми идем, шуңа да: “Фәлән абзыең асылынган” – дигән сүзләргә бик игътибар иткәнем булмады. Андыйларны элек зыяратка куймый торган булганнар, хәзер алай итмиләр инде, бөтен шартын китереп мулла белән җирлиләр. Ә йола кушканча кадерләп күмелгән кешеләрнең убырга әйләнүе мөмкин түгел. “Теге донья” белән “бу донья” арасында калган мәетләр генә явыз рухлар тәэсиренә дучар була. Моны мин бик яхшы беләм. Вампирлар турында киноларны да күп караганмын, китапларны да ярыйсы ук укыдым. Компьютердагы уеннарда да бар андый мәгълумәтләр. Аннан соң, әти күрмәгәндә мин интернетка да кергәләп, әнә шундый кызыклы нәрсәләрне сөйрәп чыгарып укырга ярата идем. Шуңа күрә, картый белән бергә әлеге хәлләрдән курыксам да, өй түбәсеннән килгән авазны гипнозланып тыңласам да, аның чынлап та вампир булуына бик ышанасым да килеп бетмәде. Аннан соң, урамдагы дус егетләргә дә ачуым чыгып куйды. Егет башың белән өеңә бикләнеп куркып ят, имеш. Әлеге хәлнең нәрсә икәнен ачыклаган булсалар, Нәфисәләр күчеп китәр иде мени?!
Туган апа безне бик яратып каршылады, табыны күптән әзер иде.
– Бүген соңлабрак килдең, – диде ул картыйга, – Синең өчен бочылыбрак тора идем. Илһам улыбыз кайткан булган икән.
Һәм мине кочаклап ук алды. Айрат белән кулга кул сугып кына күрештек. Туган апа шәһәрдәге хәлләрне сорашты. Шулай сөйләнә-сөйләнә чәй эчтек тә Айрат белән ихатага сыпырдык.
Мин аңа дип алып кайткан кармакларны бирдем. Ул дәшми генә кесәсенә тыгып куйды. Аннан соң миңа озак кына карап торды.
– Ишеткәнсеңдер инде?!
– Ишеттем.
– Ничек уйлыйсың?
– Туфта, —дигән булдым мин исем китмәгәндәй итеп,– Убыр, имеш…
Ул дәшмәде.
Миңа ничектер кыен булып китте. Тоташ урам дер калтырап торган чакта, тоташ авыл шуны сөйләгәндә мин әллә кем булып торган булам. Барсыннан да батыррак та, акыллырак та янәсе. Үземнең “мин минлегемнән” кыенсынсам да хәзер соң, авыздан сүз чыгып очкан иде инде. Ни булса да ахыргача торырга кирәк.
– Ә өй түбәсеннән чынлап та тавыш килә бит, – диде Айрат, миңа сынаулы карап, – Сарыкларның да үлүе чын. Ярканатка охшаган кош та. Ансын мин үзем дә күрдем.
– Кайчан?
– Бер көнне инде.
– Төнләме, көндезме?
– Көтү кайткач. Сарык эзләп йөри идем.
– Вампирлар көндез йөрми.