Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 9



– Мин туганмын кырпак төшкәндә…
Әйтеп бирә алар туган көнне
Гүя бәет әйткән шикелле:
– Яман суык булган… һәм кояшка
Ике колак үскән ул көнне;
Туңып хәтта карга егылган, ди,
Мәчет манарасы очыннан…
– Мин туганда тупыл мамыклары
Буран сыман тузгып очынган…
Сөйли алар:
– Әйтә иде әнкәй:
«Син туганда ярлар ишелде,
Ташу кубып,
текә ярда үскән
Куш имәнне убып төшерде!»
Сөйли алар:
– Мин туганмын икән
Нәкъ арышлар башак кысканда…
– Ә мин исә – көзге тымызыкта,
Ефәк пәрәвезләр очканда…
…Әнә шулай тәгаенли картлар
Туган көнне… Уйлап карасаң,
Безнең белән чагыштырсаң,
Алар
Мең кат бәйрәмлерәк ләбаса!
Яд итәбез хәзер
бүгенгеләр
Туган көнне ниләр белән без? —
Ничә әрҗә хәмер түнтәргәнбез
Һәм ничек баш белән йөргәнбез?
Безнең туган көннәр хатирәсе
Шул тирәдә… Һич юк бүтәне.
Шуңа күрә сизми яшибез шул
Көннәр, еллар… гомер үткәнне.
…Туган көнем сорасалар миннән,
Нәкъ картларча телим әйтергә:
– Әнкәй мәрхүмәнең искәрткәне
Гомерлеккә калган хәтердә:
«Гыйнварда син, өчесенә чыккан
Таңда тудың… Бөтен дөньясын
Сыкы сарган салкын таң иде…
Шуңа күрә, суыкка үч итеп,
Артык кайнар булмасаң иде!»
Әйткәннәре дөрес булып чыкты…
Ләкин кайнарлыкның артыгы,
Явыз көчкә куәт өстәмичә,
Керсез шигырь булып саркыды.
«Онытма, – ди миңа
таң җиленең
Сыкылары сирпеп үткәнне, —
Ак сыкылы таңны һәм пакь җанлы,
Кабатланмас, кайтмас әнкәңне!»
…«Прогресс» диеп лаф орсалар,
Мин тын уйга калам, эндәшмим…
Чын гомерле булган элеккеләр,
Чын шигырьле булган, билләһи!
Борынгы шул учак янында…
Борынгы шул учак янында…
Борынгыдан җырлар, һай, агыла,
Җырны чыгаручы ничек түзгән? —
Тыңлаганда йөрәк ярыла!..
Кайсы җаннан саркып чыккан бу җыр,
Кайсы чордан, нинди илләрдән?
Җыр иясен барып табар идем —
Тылсымын шул Ходай бирмәгән!
Чыксаң икән типкән чишмәсенә
Җыр дигән бу үлмәс агымның!
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат?
Дөньясына сыймас чагыңмы?
Чыдый алмас чиккә җиткәнсеңдер,
Күрәчәгең күреп, чынлап та…
Бик борынгы дәһшәт
Бүрене дә
Тулган Айга әнә улата!
Мәхәббәттән шашар чиккә җитеп,
Җыр суздыңмы әллә бәхеттән?
Бер үрелеп кенә
җаныеңа
Тотып бирдең мәллә кош күктән?
Йә хыянәт кылдылармы сиңа, —
Куендагы елан чактымы?
Ташкын булып ургылдымы әллә
Күкрәгеңнән җиңү шатлыгы? —
Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —
Даладагы учак яннарында
Тыңлыйсылар килә үзеңне!
Кем син? Өзелепләр сөйгән яры
Еракларда илләр гизгәндә
Таң талына башкынаен салып,
Ялгызы яшь түккән кыз мәллә?
Тик бер генә тыңлап җыр иясен,
Җыр яралган серле илләрдән
Тик бер генә урап кайтыр идем!
Ходай андый тылсым бирмәгән…
Мең-мең еллар элек, күңле тулып,
Кем ул җырга салган йөрәген…
Сизмәгән ул шушы җыр утының
Артык ерак… ерак дөрләвен!
Куанычын җыры иткән кеше
Әрнүен җыр итеп җырлаган…
Тыңлаганда йөрәк ярылыр күк! —
Җыр чыгарган —
Ничек чыдаган?!
…Ә шулай да бер утырсаң иде
Борынгы шул учак янында!
Борма-борма җырлар, һай, агыла —
Җырга лаек язмыш табыла…

Дәгъва

Китә бөек затлар… Кайчак даһи,
Бөек китә дәгъва калдырып:
– Ул кемнеке? —
Җавапсыз бу сорау
Чордан чорга бара каңгырып.
Бүлешәләр чәчән-дастанчыны,
Фәлсәфләрне, данлы яугирне:
– Ул – безнеке!
Кешелеккә бирде
Безнең кавем иң зур шагыйрьне!
– Ул – безнеке! – Кырыс һәм тәгаен
Күпме ил-халыкның дәгъвасы.
Тарихларның төпсез чоңгылыннан
Мең-мең дәлил таба һәммәсе
Һәм аңлатып бирә
Үз ягына
Һәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен!
Нинди мәгърур илләр һәм халыклар!
Дәһшәт ияләре югыйсә!
Әнә шулар
Җирдә яшәп киткән
Даһи затны һаман бүлешә…
Әйтерсең лә бергә уйнап йөргән
Ике садә сабый талаша:
– Бир! Минеке!