Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 4



– Рөстәм чирләде, коса да коса, эче китә, елый, куллары-аяклары боз кебек салкын.

Мин шул минутта өйгә чаптым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта, балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, шул савытка салып, сөт алып кайткан һәм аны балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган…

Ялта һавасы Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгыды, үсте. Әмма… Үләренә берничә ай элек Рөстәм минем янга үзенең китапларын күтәреп килде.

– Әни, миңа трамвай турында укы әле, – дип, кулыма китап тоттырды.

Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны тез өстенә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм:

– Бу җирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең,– диде.

– Ә син аны каян беләсең?

– Беләм! – диде дә Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым.

– Башка китапларны да шулай укый беләсеңме? – дип сорадым.

– Беләм.

– Йә, менә бусын укып күрсәт, – дип, кулына «Мойдодыр» ны тоттырдым.

Бу китапны да шулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты.

– Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме?

– Беләм, башкаларын да укыйммы?

Аның егерме-утызлап китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә куйсаң:

– Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? – дип таптыра һәм урынына куя иде.

Боларның барысын шулай күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе янына кердем.

– Син аны махсус өйрәтмәдеңме? – дип сорады Галимҗан.

– Юк, – дидем мин.

Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый, ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән.

Дүрт-биш айдан Рөстәм авырый башлады. Ул бик сәер йөткерә, бугазы кысыла кебек иде. Өченче көнне буыла ук башлады. Мин курыктым. Галимҗанны уятып, хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Бала бик авыр итеп сулый. «Ни өчен миңа ярдәм итмисең?» дигән төсле, күзләремә тилмереп карый. Тиз арада хирург килде. Рөстәмгә операция ясадылар. Аннан безне йогышлы авырулар больницасына озаттылар. Ул төнлә тыныч йоклады. Иртән елмаеп уянды. «Ашыйсым килә», – дип, күмәч сорап алды. Үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада палатага табиблар килеп керде. Баланың ашаганына сөенеп карап тора башладылар, әмма кинәт аның йөзе җитдиләнеп китте. «Ни булды икән?» – дип, мин балага текәлдем. Аның күзләре йомылып, күз төпләре күләгәләнеп баралар. Йөрәгемне курку басты. Мин:

– Рөстәм! – дип кычкырып, аның караваты янына чүктем һәм кулларына үрелдем.

Табибларның берсе:

– Эндәшмәгез, ярамый, – дип, минем кулларымны тартып алды.

Кемдер:

– Йөрәк параличы! – дип куйды.

Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда нибары дүрт ел да дүрт ай ярым яшәде.

Рөстәмне күмү шул ук көннеме яисә икенче, өченче көннеме булды – анысын бүгенгәчә ачык хәтерләмим, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә иде. Рөстәмне ничек кабергә төшерүләрен дә белмим. Тик шул истә: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакыт-вакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган мизгелләре дә булды. Йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнде, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде.

Бердәнбер баласы үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.