Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - страница 5
Әсәрләр
Яз башы (Хикәя)
Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем.
– Балам, бар, китер әле миңа шаһәдәтнамәңне! – диде әни миңа.
Мин моны сабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем. Анда китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сыман тотып, әнигә китердем.
Бу минем күптән түгел алган мәктәп шаһәдәтнамәм иде.
Шаһәдәтнамә кулыма кергәннән бирле, мин аны мең тапкыр укыган, анда ни барын яттан ук өйрәнгән идем. Шулай булса да, никтер аны әни авызыннан ишетәсе килә, анамның аны укыганын тыңлыйсым килә иде.
«Ни дисең, әни, ярыймы?» дигән бер караш белән аның күзләренә текәлдем. Җавап көтәм. Ул берничә кат салмак кына күз йөртеп чыкты да миңа ишетелерлек итеп «биш, биш ярым» дип укып китте.
Эчемнән бер нәрсә, бер көчле ялкын, кайнап, бугазыма, битемә таба килә. Әни моны белде, ахры. Арык, талган кулларының, аркамнан сөеп, җылы вә мәхәббәтле кочакка алганын, нәкъ йөрәгенең өстенә кысылганымны әле дә бик ачык хәтерлим. Һәр хәрефе эчке бер теләк, мәхәббәт вә изге уй белән тулган «Рәхмәт, балам, рәхмәт, күз нурым, бәгырем… тырышкансың» дигән сүзләре әле дә колагымда тора кебек тоям. Шул сүзләрдән соң әнинең күземнән, маңгаемнан үбүен кабергә кергәнче оныта алмаслык бер тойгы белән каршы алганлыгымны хәзер дә исемдә саклыйм.
Шуннан соң арада рәхәт вә тәмле бер тынлык туды.
Артык сүз, артык рәхмәт ишетмәдем. Ләкин өмет вә мәхәббәт белән тулган ул өлкән, матур вә тирән мәгънәле күзләрдә төшәргә калтырашып торган эре бөртекле яшьләр ялтырый, алар ничаклы яшерелергә теләнсә дә, ирекле-ирексез керфек очына килеп, берәм-берәм саргылт йөздән тәгәриләр иде.
Боларның нидән вә ни өчен килгәнен мием белмәсә дә, эчем сизә иде. Йөрәкнең әллә кай җирләреннән кайнап чыккан бу яшьләргә эремәскә көчем җитмәде. Белмим, нидәндер күңелем йомшарды. Күзләрем яшәреп, яңак буйларым чылана башлады.
Һәрнәрсәм, һәр теләгем камил, артык һич… һичбер нәрсә кирәк түгел иде. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өрмәгән җиргә утыртмый – шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Мин шул ялкында яна, эри идем. Ул арада чәй әзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар берәм-берәм өстәлгә тезелделәр.
Озак һәм тәмле итеп эчтек. Әни искиткеч ваклык белән минем мәктәптәге тормышны сораша башлады. Минем укуым, иптәшләрем, имтиханнарым, хәлфәнең минем хакымда әйткән сүзләре энәсеннән җебенәчә сөйләшелде, кат-кат кичелде.
Чәйдән соң укыган китапларымны, язуларымны җентекләп карады да, һәммә нәрсәмнән риза булган төсле итеп:
– Бар, инде хәзер тышка уйнарга чык! – диде.
Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йортка чыктым. Тугыз ай бертоташтан мәктәптә торып, бу көн төнлә генә кайттыгымнан, һәрнәрсә бик сагындырган, һәрберен яңача күреп йөрисе килә иде.
Бакчадан, андагы түтәл вә агачлардан башлап бөтен йортны: сарай, келәт, абзар һәм ындырларны аерым кереп карап, һәммәсе белән исәнләшеп чыктым. Минем бәхеткә, көн бик аяз, күк саф вә ачык булып, кояш та төшлеккә таба акрын гына текәп бара иде. Шундый матур көндә, шундый зур шатлыктан соң үземне гомеремдә беренче мәртәбә аерылып, яңа, хәзер генә кавышкан бу иске танышларым эчендә күрү миңа әллә нинди бер кызык та, рәхәт тә, әллә нәрсә дә сыман тоела иде. Һәрнәрсә матур, сөйкемле кебек булып, шатлыгым эчкә сыймый, күңел әллә кая сикерә, әллә нәрсәм әллә ни белән тула да ташып түгелергә тора төсле хис ителә иде.