Кайту - страница 3
– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.
Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:
– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә, монда килеп җитүләре дә бар.
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре салмак кына атлап кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.
Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул кайда булырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә "Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез," – дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек булып тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә аларга ышана башлады. Чынлап та илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен белә мени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары, гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң төрле сәбәпләр табып төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә шулай булачактыр инде ул, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә, үз җиреңне чит-ятлардан сакларга кирәктер.
Әмма урманга китүчеләрне дә гаепли алмый иде кыз. Совет властен яратмаучылар да җитәрлек иде авылда. Һәм аларны берничек тә гаепләп булмый иде. Тәнзилә инде күп нәрсәләрне белә, һәм кайбер кешеләрнең Совет властен ни өчен яратмавын да аңлый ала иде. Күпләрнең җитеш, тигез тормышын таркатып, дөньяларының астын-өскә китергән власть бит ул. Шул революция, гражданнар сугышы, кызыл террор, һәртөрле репрессияләр нәтиҗәсендә күп гаиләләр зур югалтулар кичергән, кайгы-газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен инде? Андыйлар, әлбәттә, урманга китә.
Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә үзе дә Совет власте урнаштырган тәртипләрне яратмый иде. Һәр почмактан "гаделлек, тигезлек, бәхетле тормыш" дип кычкырсалар да бу тормыш кешеләрне газаплау, кысада тотып эшләтү һәм мәсхәрәләү өчен генә төзелгәндер кебек иде. Унөч кенә яшендә булса да ул моны яхшы аңлый, чөнки бу чынбарлык аның йөрәге аша үткән коточкыч иде.
3
Сәгать тугыз тулуга авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып беткән иде инде. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, әнисе, туганнары – барсы да җыелган. Барсы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да чалынып кала. Ирләрнең: "Елама, озакка түгел бит… Куып җибәрәбез дә кайтабыз…" – дип пышылдаганы ишетелә.
Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары – коба, түбә такталары күгәреп зәңгәрсу-яшкелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган булган. Бу йортның утарында силсәүит атлары. Берничәү генә алар, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр менеп, я тарантаска җигеп йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда бераз гына менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аерма-ачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз да кызык чаклар була. Кызганычы да…