Сугыш хикәяләре - страница 17
Рота штабы урнашкан якта:
–Әйдә, кузгалабыз! Юлга чыга башларга! – дигән тавышлар килде.
–Әйдә, кузгал!
–Н-а-а! – дигән, чана шыгырдаган, ат пошкырган тавышлар артты. Бөтен урман эче кузгалып бер колоннага җыела башлады. Кузгалып киттек. Без җәяүлеләр артыннан баручы Климушкин чанасы артыннан төшеп, юлга чыктык.
–Кайда барабыз икән, егетләр? – диде Иван Климушкин сул кулы белән дилбегәсен тартып. Тик аның бу соравын ишетүче булса да, берәүнең дә җәвап бирерлек мәглуматы юк иде. Алда кемдер:
–Кызуырак, егетләр, сузылмагыз! – дигән тавыш килде. Суыкта шагыр-шогыр килгән чана артыннан калмаска тырышып без дә атлый-йөгерә бара башладык.
Алдан безгә таба ат өстендә килүче рота командирының:
–Тартылыгыз, тартыл! Колоннаны сузмагыз, – дигән тавышлар ишетеп атлылар атларын куа башладылар. Без дә алардан калмаска тырышып, карабиннарны тоткан хәлдә, билгә таккан котелокларны сикертеп йөгерә башладык. Бер километрлар шулай ашыгып барганнан соң колонна җыелып бетте булса кирәк, бер төрле тигез темп белән барабыз.
Урманны чыккач юл турыга китте. Урманда хава бик яхшы булып тоелса да, урманнан чыккач Днепр ягыннан безгә каршы кыеклап салкын җил исә башлады. Җил көчле булмаса да маңгай һәм аркалардагы тирләрне бик тиз киптереп алды.
Днепр ягында ара-тирә туп аткан тавышлар килгәли. Шул тавышларга карап үзебезнең Днепрга паралель төнякка таба барганыбызны чамалап алдым. Шул вакыт өч ай буе безнең күзләрне камаштырып бетергән Днепрның аргы ягындагы биек ялангач тау искә төште. Күпме азапландык без ул кахәр суккан биек тау тирәсендә. Ялангач тау башында ныгып утырган дошманга каршы һөҗүм итеп маташудан мәгнә чыкмады. Хәзер без күчеп бара торган җирдә Днепр ярлары бәлки андый түгелдер.
Дүрт көннән Кызыл Армия көне. Безне тикмәгә генә ашыктырмый торганнардыр. Хөҗүмгә күчәбездер. Немецне бәреп чыгарсак шәп булыр иде. Мин дә атлы булыр идем.
Кинәт мине ниндидер шатлык чолгап алды, күңел күтәрелеп китте. Үзем дә сизмәстән адымнарымны арттырып җибәргәнмен дә, чанага ук барып җиткәнмен. Киез итек башы чана табанына төртелеп, чана өстенә таба сөрлегеп киттем. Шул чакта янда баручы Вислогузов минем кулдан тотып алып:
–Кая ашыгасың Рафиков, чанага менеп барасың бит, – диеп, көлеп алды.
–Йокыга киткәндер. Була торган хәл.
–Без бит Днепр буйлап төнъякка барабыз, Рогачевка таба. Кызыл Армия көненә берәр нәрсә оештыра торганнардыр, – дидем мин уйларымнан аерыла алалмыйча, шатланып.
–Яхшы булыр иде, төя сырты кебек ялангач тауга карап торып туйдырды инде.
–Бир алла, – диде Подымов, – моннан бәреп чыгара алсак эшләр алга китәр иде.
Алда караңгы сөрем арасыннан юлның ике ягында да кара шәүләләр күренгән кебек булды. Кемдер:
–Танклармы әллә? – диеп куйды.
Барыбызда төнге караңгы эчендә нәрсә барын аерырга тырышып, диккәт белән карый башладык.
–Авыл бит бу, өйләр!
Менә киртә белән тоткан бакча тирәләре, казыклары, өйләр күренә башлады.
Без авылга кердек.
Авыл дигәч тә, тоташ өйләр тезелеп тормый. Сугыштан калган авыллар, бер өй исән булса, икесе юк. Алар урынында ары-бире янып бетми калган баганалар, бакча киртәләре генә күренеп торалар. Кышкы кар аларның да күбесен күмеп киткән.
Шулай да, урамның ике ягында да өйләр күренәләр. Арырак узгач бер җирдә тоташ урам да килеп чыкты. Өйләрдә утлар юк. Бөтен урам буйлап колоннадагы сугышчыларның, атлар, чаналарның хәрәкәт тавышлары гына ишетелеп тора. Кайбер капка төпләрендә туп таккан машиналар да туктаганнар. Алар янында часовойлар тора.