Сугыш хикәяләре - страница 4
Җылы су бирүче старшина безне ачуланып каршы алды.
–Нәрсә нәсел айгырлары кебек кешнисез, тизерәк тазлар алыгыз да юына башлагыз! Ашыгыгыз! Юынып чыгарга ун минут бирелә. Алдан кисәтеп куям, җылы су бары бер таз гына бирәм, – дип ашыктыра башлады.
–Иптәш старшина, су җитмәсә сабынлы килеш чыгаргамы?
–Җитмәгәненә әнә, чирәм өстендә душ эшләп тора!
–Душта су салкын диләр бит, старшина?
–Кем әйтте? Җылынып кына җитмәгән ул.
–Күлның астына учак яктыбызмы әллә? Күлдән килә бит ул су.
–Кем әйтте күлдән дип? Кисмәктән ага ул. Тиз булыгыз, сез моннан чыкканчы җылына ул.
Старшина бик җитди сөйләгәч чыннан да душта җылы су дип тазларыбызга су алып палатка эченә кердек. Ике “буржуйка” куеп ут якканнар. Менә син юын, мунча дип. Кәефләр төшсә дә. Башка чара юк, тәннәребез кырып алырлык. Тазларны киртәдән ясаган скәмияләр өстенә куйдык, сабын, мончала алып юынып, бер-беребезнең аркаларны ышкыттык. Николай:
–Аркамны талап бетерәсең, – дип, Утишевны тиргәп тә алды.
–Мин башкача юа белмим, кайткач хатыныңнан ышкытырсың, – дип Утишев читкә китеп үзе юына башлады.
–Ул сине үзенең алашасы дип белгәндер, – дип көләм мин. Ат белән карабин чистарта-чистарта онытып бетергән инде ул. Кайткач хатыны да мунчадан куып чыгарыр әле үзен.
–Кумас, – ди Утишев, – сез үзегез нәзек тирелегә әйләнеп беткәнсез, әнә, минек белән чабын…
Тәннәрне бер кат сабынлап юып алганчы тазлардагы сулар көрән төскә керде.
–Бу су белән ничек икенче кат юынасы инде, – дип, Портнов чиста су сорарга китте. Старшина: “Мин сезгә башка су бирмим дип кисәттемме?” – дип каршы алды.
–Кисәттегез, иптәш старшина…
–Бер таз су алдыгызмы?
–Алдым да, җитмәде, иптәш старшина. Тәнем, башым сабынлаган килеш чыгыйммы, ярты гына таз булса да бирегез…
–Яртыны да, чирекне дә бирмим. Сиңа ярты, башкага ярты, беләсеңме күпмегә китә? Син бер үзең, ә миңа бүген мең кешене юындырып чыгарырга кирәк. Әнә, барыгыз да душта юыныгыз!
–Ну-у саран, кыш көне кар сорап ала алмассың…
–Мин сезгә әйттем бит, душта юыныгыз!
Старшина душка басым ясагач мин, анда да су җылы икән дип:
–Әйдәгез, – мин әйтәм, – тәннәрне сабынлыйк та душ астында юынырбыз.
Без шулай, бала-чагалар шикелле душ астына йөгердек.
Күл өстеннән килә торган салкын төньяк җиле шунда ук өтеп алды. Без малай чакларда әти-әниләр: “Августның егермесендә суга боз төшә, коенырга ярамый, салкын тидерерсез” – дия торганнар иде. Биредә сентябр ае инде.
Душ астына килеп җиткәнче безнең өстәге сабыннар кибеп, палаткадан алып чыккан җылыларда чыгып бетте.
Душ астындагы солдатлар:
–И-и-х кайнар! Ох, хорошо, – дип, сикерә-сикерә юыналар.
Йөгереп килгән җайга душ астына атылып кергән идек, салкын су куырып алды.
–Ой, үләм! – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Душ астындагылар кычкырып көлешә башладылар.
–Кергән мәлгә генә ул!
–Бер өйрәнгәч тәмугта да рәхәт!
–Эх кайнар! – дигән булып, калтыранып душ астында сикергәли башладык.
Шул вакыт көнбатыш яктан безгә таба очып килгән самолет тавышы килде.
–В-о-з-д-у-х!
–Л-о-ж-и-с-ь! – дип кычкырган тавышка душ астында шаярып, кычкырышып юынучы солдатлар яшен тизлеге белән таралышып, кем кая җиргә сеңделәр.
Ике штурмовик гүләп безнең өсрән узып та киттеләр.
Самолет канатындагы кызыл йолдызны күрү белән күңел тынычланып китте. Кайсыдыр: “Отбой” – дип кычкырды.
–Үзебезнекеләр, немец дип торам, йөриләр шунда, кеше куркытып.
Яткан урыннан торып баскан идек, бер-беребезнең карачкы кебек пычыранган тәннәргә карап: “Шайтан төсенә кергәнбез!” – дип, көлешә башладык. Кайберләре якындагы пычырак су агып төшкән траншейга ук чумган булганнар.