Убырлар уянган чак - страница 23
–Син мине кансызга исәпләмә, – диде Һидият, гаепле кеше сыман, – Сугыш хисне түгел, ә аек акылны ярата. Ничек, бергә булабызмы?
–Булабыз… – мин аның сузылган учына шапылдатып суктым, – Ярый, гафу ит…
Кулым Һидиятнең учына тиеп тә бетмәде, кинәт дөньяны чиксез караңгылык чорнады. Мин аякларымның идәннән аерылуын тойдым.
–Анаңны!.. – дип сүгенде Һидият, – Алар утны сүндерделәр… Алар уйлый һәм яраклаша белә…
* * *
Моңа кадәр тын булып тоелган дөнья кинәт хәрәкәткә килде. Меңәрләгән кошның канат кагышы бөтен тавышларны томалады. Мин Һидиятнең җилкәсендә чәбәләнә-чәбәләнә кайдадыр атылдым. Кинәт ут чаткысы төнне телде, мизгел эчендә ул ялкын яңгырына әверелде. Инде безне куып тота язган вампирлар куырылып яна башлады.
–Ха-ха-ха! Анагызны!.. – Көлгәндә Һидиятнең бөтен гәүдәсе селкенә иде, – Күрмәгәнегезне күреп калыгыз!..
Һидият тирә-якка бөтерелә-бөтерелә газ боллоныннан ут яудыруын белде. Аның саен безгә якынлашкан ярканатлар ялкынга әйләнеп һәлак булды. Алар кош булса да, йөзләре кешенекенә охшаган иде, мин кайберләрендә үз танышларымны да күргәндәй булдым, тик кемнең кемгә охшаганын гына абайлап, абайласам да бу хакта Һидиятка әйтеп өлгермәдем, ә икенче мизгелдә бер танышларны бүтәннәре алыштырды.
– Күтегезгә үтәме?! – дип кинәнде Һидият, акылсыз көлүгә бирелеп, – Безнең авыл сәламе бу сезгә!
Кинәт ул мине идәнгә төшерде дә ниндидер алым белән аягы астына сузып салды. Мин кычкырып куйдым.
–Шулай гына ят! – Аның тавышы катгый да, күңелле дә иде, мин ничектер татами артында торган көярмәннәрнең дәртле авазларын күз алдына китердем, – Әлегә тик кенә ят! Синең чират та җитәр.
Һидият шашкын бер күтәренкелек белән тирә якка ут сиптерүендә булды:
–Вы думали, я – шут?! – дип кычкырды ул бөтен тирә-юн уянырлык итеп, – Я— суд! Я – Страшный Суд! Молись Эпоха!..1
Һәм ут сиптерде.
Аның аягы астында куркыныч юк, барсы да ниндидер уенны хәтерләтә сыман иде. Мин инде мондый ахмак күренештән көләргә дә әзер идем. Тик ул кинәт җилкәмнән тартып үрә бастырды.
–Боллонның газы бетә! Бензинга йөгер!
Миңа йөгерергә туры килмәде, ул юлымны яктыртып алды да мине кеше кыяфәтенә кереп өлгергән вампирлардан аралап акырын гына бензин яткан урынга чигенде. Шлангадан ургылган ут сүрәнләнә төште. Аның саен вампирлар әрсезләнде. Тик аларның җитди һөҗүмен тәрәзә пәрдәләренә, өй эчендәге башка чүпрәкләргә капкан ут кына тыеп тора иде.
–Белизна савытын бир!
Мин кулына тоттырып та өлгермәдем, Һидият аны янып яткан караватка ыргытты да, үзе белән мине дә ияртеп өстәл астына чүгәләде. Шартлау зур булмады, аның каравы өй эче миллион прожектор яктырткандай балкып китте. Без тиз генә торып ишеккә юнәлдек.
–Мә, кирәкләрен бир! – диде Һидият, шланганы миңа тоттырып, ә үзе аркылы куелган ломны алырга тотынды,– Тиз бул, анаңны…
Чынлап та тиз булырга кирәк иде. Өй эчен төтен… юк, төтен генә түгел, сасыган иттән ясалган шашлык… Юк, ул да түгел, өй эчен чыдап булмаслык, сулыш алалмаслык бер кабәхать ис баскан, ул күзләргә керә, тын юлларына үтә, торган урыныңда чәбәләнергә мәҗбүр итә иде.
–Анаңны фәлән ит…
Ломны алып бәргәч тә ишек ачылмады. Һидият аңа ярсып тибәргә тотынды. Мин якындагы белизна шешәсенең капкачын алып тирә-якта өерелгән вампирлар өстенә сибеп җибәрдем. Өй эче тагы якты нурга төренде. Ләкин мин һәлак булган вампирларны да, Һидиятны да күрмәдем. Миңа рәхәт иде, башым чиксез ләззәт белән әйләнеп китте. Дөнья әллә ничә төсләргә кереп балкый башлады. Тик борын төбендәге яман ис кенә озак җанны өтте…