Убырлар уянган чак - страница 25
–Илһам, улым… Кил яныма… Бер йотым бир миңа…
Тапкан-тиенгәнен өйгә алып кайтып, хәтта ашауны да кысып, адәм арасына чыгарга, кешечә дөнья көтәргә, фәлән бүлмәле фатир алырга, затлы машинада йөрергә хыялланган әнием искә төште… Мин үземне белә белгәннән бирле ул шулай хыяллана инде…
Әтием искә төште… Ул начар язучы түгел, халык аны ярата, язганнарын йотлыгып укый, мин дә аңа табынып үстем… Тик ул гына… ул вакыты белән безнең өчен күп, бик күп тоелган акчалар алып кайтса да, ул да тормыш рәвешебезне артык үзгәртә алмады. Шуңа да мине:“Язучы булма!” – дип тирги ул. Әтием дә…
Мин Айратны хәтерләдем… Мәктәптә бай балалары да бик күп иде… Мин ел буена әтидән теләнеп, үз дәрәҗәмне төшермәскә тырышып яшим. Әти юмарт ла ул, тик мин генә үземне бер паразит итеп тоям. Әле, каникуллар башлану белән авылга сыпыртуым да, үземнең шушы халәтемнән качарга теләүдән икән бит. Мин авылга кайтмыйча, Айрат миңа кунакка килсә дә, без әтинең кесәсеннән ерак китә алмас идек…
–Илһам, тилеләнмә!..– дип кычкырды Һидият минем картый ягына атлавымны күреп, – Кеше бул, Илһам…
Мин картый ягына атладым.
Ярты юлга җиткәч, туктап калдым.
–Син юлның нәкъ яртысында, – диде картый, – Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…
Мин дәшмәдем.
–Тик бер адым гына… – Картый миңа шулай пышылдады, – Тик бер адым…
–Тик бер адым – һәм син кеше түгел, – дип кычкырды Һидият, – Илһам, уйла!..
…Ә мин нәкъ уртада басып калам…
Икенче бүлек
* * *
Ә мин нәкъ уртада басып калам…
Әйтүе генә җиңел…
Ниндидер юлны сайларга кирәктә, урталыкта калып булмыйдыр ул. Бик-бик теләсәң дә. Син уңгамы-сулгамы авышырга мәҗбүрсең, шунсыз мөмкин түгел. Бер якка да авышмас өчен яки бик көчле булырга кирәк, бик-бик көчле булырга. Минем андый көчем юк иде. Яки җансыз булырга. Ә мин тере идем.
– Тик бер йотым… Улым…
Картыйның ялварулы тавышы, мөлдерәмә тулы күзләре үзенә суыра иде. Мин инде берни дә уйлый алмаслык хәлдә калдым, бары тик бөтен булмышым белән картый янына омтылдым гына. Тормышымның бөтен максаты – аны шушы кызганыч хәленнән котылдыру сыман тоелды.
– Тик бер адым гына… – дип ялварулы пышылдады картый, – Ә миңа тик бер йотым кирәк… Тик бер йотым…
Мин ул йотымны бирергә әзер идем.
– Тик бер адым – һәм син кеше түгел, – дип кычкырды Һидият, – Шайтан алгыры!..
Картый белән безнең ара якынайганнан якыная иде.
Кинәт артымда ниндидер кыбырдау тойдым. Тавыш минем артымда гына иде. Әмма борылып карый алмадым. Карашларым аерып булмаслык көч белән картыйның күзләренә береккән иде.
– Балакаем минем…
Картый да миңа каршы атлады. Ул хәлсез иде. Һәм шундый кызганыч иде.
Безнең арада нибары өч-дүрт адым калды. Кинәт картыйның йөзе үзгәргәндәй булды.
Мин нәрсә үзгәрүен ачык кына әйтә алмыймдыр да. Моңа кадәр ничектер кызганыч булып тоелган йөздә кинәт салкын битарафлык пәйда булды һәм мин ирексездән калтыранып куйдым. Юк, куркудан түгел. Аның йөзеннән таралган салкынлык арка үзәкләрем буйлап төшеп китте дә бөтен булмышыма таралды. Мин өшүдән калтырандым.
Картыйның иреннәрендә елмаюга тартым нәрсә хасил булды. Һәм мин тукталып калдым. Аның елмаюы куркыныч иде. Мин картыйның беркайчан да болай елмайганын хәтерләмим. Ул һәрвакыт ягымлы булды. Хәтта бик ачуы килеп тиргәгән вакытларында да мин аның яратуын тоя идем. Әле анда ягымлылыкның эзе дә юк. Һәм мин ирексездән баздагы вакыйганы хәтерләдем. Һәм мизгел эчендә шул чакны күздән кичердем.
Бу картый түгел… – дип уйлаган идем ул вакытта. Бу иртән генә безгә коймак пешереп ашаткан назлы да, ягымлы да карчык түгел. Акайган күзләрендә чиксез гаҗәпләнү катыш курку катып калса да, битендәге җыерчыклар таралып, маңгай сырлары язылып беткән, ул чын кешедән бигрәк, балавыздан ясалган курчакны хәтерләтә…