Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 24



Һәм галәмнең тойдым күчкәнен…
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
Синсез күпме еллар кичкәнмен…
Адаштырган дөнья юллары!
Сөйлә ерак таңның нурларын,
Анда нинди җилләр искәнен,
Син – таңдагы күзлут чәчәгем!

Кайнар оя

Йөрәгемне кайнар оя итте
Сандугачым —
Тома ятимем…
Нинди каргыш кара итте икән
Җиргә Ходай биргән ул көнне?
Моң дускаем!
Синдәй бер сандугач
Йөрәгемә корды оясын —
Елыйсы да, җырлыйсы да килә,
Килә сайрап чыклар коясы!..
Салкын кергән
Ятим сандугачның
Оясына —
Моңлы йортына…
Җырлыйм әле диеп, изү чишәм…
Күкрәгемдә килеш җыр тына.
Гел таманга килер,
Галәм үзе
Былбыл тын алганны сизгәндә,
Җырласаң да, үксеп еласаң да
Моң дигән бу кичке үзәндә…

Бездән калыр-калмас эзләр бар

Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Яраларга тозлар сибелер…
Без хак икәнлекне кем белер,
Упкын безне көткән чагында?
Йолдыз нуры тамсын җаныңа…
Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
Дөньяның бер нәфис чагында…
Сафмы минем хыял, и җаным?
Йолдыз тулы төнен дөньяның
Күреп, Ходай Үзе табына,
Җанның гөлдәй тибрәр чагында.
Яраларга тозлар сибелер —
Шуңа бирелгән бит бу гомер,
Сөя бел син, Адәм баласы!
Яшәү белән үлем арасы
Җан өчен соң чик түгелдер!
Яраларга тозлар сибелер…
Без хак икәнлекне кем белер?
Яшел җилле каен иелер
Бездән калыр-калмас эзләргә,
Җан йолдыз күк әзер йөзәргә —
Елт итәр дә сүнәр бу гомер,
Без хак икәнлекне кем белер?
Упкын безне көткән чагында,
Нур күпере балкып кабына,
Узыгыз, уз, дигән шикелле,
Бу кичкесез шомлы үткелне,
Очкын атып өмет кабына,
Упкын безне көткән чагында.
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Керфегеңә җилләр кагыла,
Һәр бөртеге саен – якты таң…
Сөю өстен икән Вакыттан
Куеныма сеңгән чагында…
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Бездән калыр-калмас эзләр бар.

Караңгы җил

Кайда бу салкын җил – күңелдәме?
Җан җилкәнен капылт күтәрә!
…Эзләп килгән мине караңгы җил,
Кап-кара җил кара күкләрдән…
Китерә дә бәрә бозлы җилләр
Борынгыдан үчле шикелле,
Яктыдан да якты бу язмышлар
Шул караңгы җилдә сүтелде.
Авыр уйлар уйлар кешеме мин?
Тик
Кара җил төшә күкләрдән…
Ул өстери мине!
Серле сулыш —
Явыз сулыш өрә
Җилкәнгә…
Җандагы ут,
Җилләр искән килеш,
Балкып китә алмый тилмерә —
Чөнки
Явыз җилләр куенында
Калды бугай безнең гомерләр…

Шигырем – гомерем

Китсәм дә төп йортыма, мин
Үкенмәм бер дә,
Гашыйклар качып үбешсә
Минем шигырьгә.
Дошманга тик калкан булма,
Шигырем минем,
Шигырем генә түгел син —
Гомерем минем!
Ышыклама явызларны,
Шигырь дигәнем —
Яктырт күңеле сафларның
Яшәр көннәрен!
Тере утым, и гашыйклар,
Сездә кабынсын —
Шигырем былбыл сайраган
Талтирәк булсын…
Яшәмәдем юкка диеп,
Мин үләр идем —
Гашыйклар бер ышык тапса
Шигырьдә минем!..

II

Ага вакыт җиргә ак кар булып,
Бәгырьләрдә гүли бу вакыт.
Күзләренә кара,
Көчең җитсә,
Шул вакытны юлда туктатып.

Әллә кая китеп югалдың…

…Рафаэль дус Сибат! Бу гомердә,
Безнең яшьлек янган елларда,
Үзенчә бер ЖЗЛлык затлар
Аз очрадымы узган юлларда!
Мин бүгеннән —
Мәүлам мәдәт бирсен! —
Яд итәрмен гаҗәп чакларның
Куен дәфтәренә сыя торган
ЖЗЛлык кызык затларын!
…Ният кылып, каләм алуга ук,
Узмагандай һичбер чор-дәвер,
Кубарылып
Күз алдыма килде
Хирач агай – тере әзмәвер…
Сибат! Синең гармун моңнарыңны
Тигез кушып көчле хәмергә,
Сыкрады ул:
– Талстуй булалмагач,
Ник яшибез икән бу җирдә?!
Өйлән инде, диләр…
Әнкәй кыстый,
Бер кинәндер, диеп, киленгә!
Гашыйк булыр өчен кирәк миңа
Анна Каренина… кимендә!
Дояркалар бар ул…
Тотмаганы,
Кочмаганы инде калмады —
Безнең Карл Маркс колхозында
Каян тапмак кирәк
Аннаны?!
Ник соң миңа Каренина кирәк?
Ник шуны гел күрәм төшемдә?