Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 25



Кирәк лә ул
Поезд асларыннан
Саклап алып калыр өченгә!
Рәнҗетелгән хатын-кызның җаны
Һаман әҗәл эзләп яскына…
Янында мин булсам,
Каренина
Төшмәс иде поезд астына!
…Исеңдәме, Сибат, шушы агай?
Сипкәч еллар төрле якларга,
Хат язгалый иде кайчак Хирач —
Ахры, бик сагынган чакларда…
Ә берсендә язган:
«Рафаэльнең
Кайсы якта гомер иткәнен
Беләсеңдер… Ә белмәсәң юлла! —
Гозерем шул, Дөлфәт үскәнем.
Бергә шаулашкан шәп вакытларны
Уйлап тилмердем дә… тилердем!..
Сәлам итеп, зинһар, юлла әле
Рафаэльгә шушы шигырьне:
«Кулларыңа гармун алдың да,
Йөрәгемне моңга салдың да
Әллә кая китеп югалдың…
Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?!»
Хирач абзый… Колхоз Дон Кихоты!
Гомумҗыелышта бүтәннәр
Кукуруз һәм силос мәсьәләсен,
Ящур хәлләрен хәл иткәндә,
Мәшһүр Хирач менә
Трибунага:
– Наданлыктан бетә бу калхуз! —
Талстуйны укымаган килеш
Ничек гомер итмәк буласыз?!
…Һәр кылганы аның гел үзенчә…
Килеп чыгар сыман
Әле дә,
Бу болгавыр чорның сәбәпләрен
Талстуе белән дәлилләп!
Артык аек, төгәл яшәешне
Күңеллерәк итәр өченме —
Ходай Үзе махсус бар итәдер
Әнә шундый
Сәер кешене…
Казанга ул кинәт килеп чыгып,
Шактый гына «иҗадиланып»
Бер шаулар да юкка чыгар иде,
Бер ел кыйланасын кыйланып.
Табын корган чакта,
Иҗадилар
Аны телгә алмый калмады —
Иҗадилар өчен үз иде ул!
Иҗадилар аны
Аңлады…
Ул да вафат булган икән, Сибат,
Дөнья шундый шаулы чагында…
Әйтерсең лә гел-гел укый торган
Китап янды кара янгында…
Килеп керер сыман ишек ачып,
Салкын көзнең юеш төнендә —
Алтмышлыдыр кирза итекләре,
Брезент кәжән – өч пот кимендә!
– Бусы торсын… Ач яңасын, Дөлфәт!
Мин килдем бит!
Давай ял итик!
Лиф Талстуй шәрәфенә берне
Җилпеп куйыйк әле
Ялт итеп!
…Без кызыклы булып калыйк, Сибат —
Берсен берсе җаннар сагынсын,
Тилмерүдән тилерердәй булып,
Сагынулы шигырь язылсын:
«Кулларыңа гармун алдың да,
Йөрәгемне моңга салдың да
Әллә кая китеп югалдың —
Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?»

Хак

Хаким һәм халык… Шул икәү арасындагы мөнәсәбәт гомер-гомергә шагыйрьләрне уйландырган. Бу нисбәттән безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев чын мәгънәсендә милләт көткән шәхес булып чыкты. Җөмһүриятебез өстендә кара болытлар күпме генә куермасын, ул безне әлегә исән-имин саклап калуга иреште. Бу шигырь Президентыбызның шул көннәрдәге тимердәй ныклыгына, зирәклегенә сокланган көннәремдә язылды.

Халкы хакын хаклый
Чын ир
Күзгә-күз карап —
Кирәкми аңа салютлар,
Кирәкми парад!
Меңләгән гайбәт яуса да
Өстенә аның.
Сау чыкты яман яулардан,
Саклап иманын.
Милләт җаны күтәрәмгә
Калган чакларда,
Илбашның уйлысын Ходай
Бирде татарга!
Инде тәмам бу дөньяда
Беткән мәл иде! —
Хәтта аңгыра сарык та
Үлеп яткан арысланга
Типкән хәл иде!
Милләт бит бетеп, күшегеп
Өшәнгән иде,
Ахырзаманга туры юл
Түшәлгән иде,
Үз шәүләбезне күреп тә
Өреккән идек,
Ил-тел бетү генә түгел…
Гел беткән идек!
Юлларда тәмам егылып
Калыр чакларда,
Уйлы Илбашы килде лә
Безнең татарга…
Уян, милләт! Танавыңны
Ал инде җирдән,
Зинһар,
Яшәргә өйрән син,
Уйларга өйрән!
Мокыт бер кавем шикелле
Китә күрмә лә! —
Яктыга – якты биеккә,
Зинһар, үрмәлә!
Мондый мөмкинлекләр кабат
Булмаска мөмкин —
Үз хәлеңне уйла, зинһар,
Татарым минем!
Курыкма! Чык язмышыңа
Күзгә-күз карап! —
Кирәкми сиңа салютлар,
Кирәкми парад!
Сынадылар:
– Шушы татар
Әле дә ныкмы?! —
Күрсеннәр инде, ниһаять,
Чын татарлыкны!
…Уйласаң уйла, и милләт,
Уйларлык чагың —
Тезгене ныклы кулларда
Чакта чаптарның!
Яктыра барсын ла, татар,
Яшисе көнең,
Ул – синең күптән көткәнең,
Чын ханың синең!
Һәммә кешегә дә илдә
Бетмәс ул ярап…
Ә нигә аңа салютлар?