Кайту - страница 12
Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.
– Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле, – Кызым!
– Әни! Тимәгез минем әнигә!
Әнисе аның битләреннән котырынып үбәргә тотынды, үзе туктаусыз рәвештә:
– Кызым, балакаем… Бердәнберем минем… – дип пышылдады.
Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да кайдадыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:
– Кызым! Балакаем!
– Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә, – Әтием, кайт! Коткар безне!
– Кызым…
6
Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ихатасында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:
– Килеп җиттек! – дип кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.
Ишектән керүгә аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:
– Контрамы? – диде ул, усал карашлары белән кызга күз йөгеретеп, – Әйдәгез.
Ханым артыннан бер бүлмәгә уздылар. Түрдә, Сталин портреты астында зур өстәл, бер як стена буенда – урындыклар, икенчесендә – зур шкаф. Башка бернәрсә дә юк.
Күн курткалы ир Тәнзиләне урындыкларның берсенә утыртып куйды да пакасыннан кәгазьләр чыгарып өстәл башына кереп утырган ханыма сузды. Ханым аларга күз йөгертеп чыкты, нәрсәдер язды һәм берничә кәгазьне иргә сузды:
– Кул куегыз.
Аның тавышы да кырыс, салкын кеше тавышына охшамаган иде. Тәнзилә шушы хатынның кыяфәтенә, йөзенә, хәрәкәтләренә карап кына да монда үзен рәхәтлек көтмәячәген чамалады. Ә тавышы моны тулысынча куәтләде. "Контра" сүзенең нәрсә аңлатканын ул төгәл белми, әмма дошманнарга карата кулланылганын аңлый иде. Ишектән керү белән аны дошман итеп каршыладылар…
Эшләре беткәч, хатын күн курткалы ирне ишек төбенә кадәр озатты да коридорга кычкырды:
– Надя!
Хатын үз урынына барып утыруга ишектә ябык гәүдәле уртача буйлы утыз яшьләр тирәсендәге ханым күренде:
– Әйе, Галина Герасимовна…
"Галина Герасимовна…" – дип кабатлады Тәнзилә эчтән генә. Һәм өстәл башында утырган хатынга тагы бер карап алды да: "Гадина…" – дип өстәде. Хатын моны сизмәде, әлбәттә.
– Менә сиңа тагын бер буржуй мунчаласы, – диде ул Тәнзиләгә ымлап, – Эш итеп куй, иртәгә килергә мөмкиннәр.
Надя аның кулыннан эләктерде дә утыргычтан йолкып алды һәм җилтерәтеп бүлмәдән алып чыгып китте. Коридордан чыккач кулын бераз йомшартты, адымын да акырынайтты. Күп тә үтми кечкенә бер бүлмәгә керделәр. Уртада – аркалы урындык, түрдә – кечкенә өстәл, бер як читтә – зур булмаган шкаф…
– Чишен!
Надя кызны ишек төбендә калдырды да шкафта актарынырга кереште. Тәнзилә җылы киемнәрен салды да күлмәктән генә калды. Бераздан Надя шкафтан ак җәймә алып аның янына килеп басты:
– Утыр әнә шунда.
Кыз утыруга, иңенә җәймә япты да кайчы уйнатырга тотынды. Чәчне алалар… Тәнзиләнең күңелендә ниндидер рәхәтлек тойгысы кабынды. Ул инде шәһәрдән кайткан апаларныкы шикелле матур итеп чәчен кистерергә күптән хыяллана иде. Менә, ниһаять… Бу урын әллә бик начар җир түгел инде? Шулай гына булсын иде. Кызганыч, көзге юк. Ниндирәк прическа ясый икән, күрәсе иде.
Бераздан Надя эшен тәмамлады. Тәнзиләнең башы җиңеләеп калгандай булды, бераз өшегән дә кебек. Шулкадәр калын чәчне юкарткач, өшер дә инде. Күрәсе иде… Һәм ул Надяга карады: