Кайту - страница 11
– И, ходаем, ниләргә шулкадәр җәзалыйсың? Үзебезне кырау кебек кырдың инде. Ичмасам, баламны бәхетле ит.
Тәнзилә сак кына аның башыннан сыйпады:
– Әни
Әнисе аны ишетмәде.
– Әни! – кыз катырак эндәште.
Әнисе җавап бирмәде, бары тик елавыннан туктап чалкан әйләнеп ятты да еш-еш сулый, ыңгыраша башлады. Кыз аңа әндәшергә дип авызын ачкан җиреннән катып калды. Әнисенең күзләре йомык, ябык керфекләре арасыннан яшь саркыла. Тәнзилә башта берни аңламыйча торды, аңлагач үзенең дә күзләренә яшь эркелде. Әни! Ул төшендә елый иде.
Бик сиздермәскә тырышса да әнисе күз алдында кечерәеп, төссезләнеп калды. Өйдәге эшләргә дә кулы бармады бугай, эшләсә дә элекедәй дәртләнеп түгел, ә кирәк булган өчен генә эшләде. Ашауга да исе китмәде. Бары тик Тәнзиләгә генә игътибары артты, иркәләде, назлады. Бер дә юктан гына кочаклап алды, чәчләреннән сыйпады. Тәмлерәк ризык булса, кызын сыйларга тырышты. Ара-тирә моңланып, җырлап та алды. Монсы кызга гаҗәп тоелды, моңа кадәр әнисенең җырлавын ишеткәне юк иде бугай. Һәрхәлдә, ул аны шундый матур тавышлыдыр дип башына да китерми иде.
Ә бер төндә ишек шакыдылар. Алар лампага ут алдылар да бер мәлгә тынып калдылар. Ишек кагу тагын кабатланды. Тагын… Торган саен ул катырак, түземсезрәк булып ишетелде. Тәнзиләнең башында шатлыклы уй ялтлап китте: "Әти кайтты!" Моңа куәт биреп тышта ирләр тавышы ишетелде. Сүзе аңлашылмады, тик ирләр тавышы икәне билгеле иде. Тәнзилә сикереп торып ишеккә ташланды. Калтыранган куллары белән келәне ычкындырды. Ишектә күренгән ир-атны ул кочаклап алырга әзер иде. Әти!..
Ләкин ишектән узган ир-ат аны пордымсыз гына читкә этәрде дә өйгә үтте. Аның артыннан тагын ике ир иярде. Болар да кызга илтифат итеп тормадылар.
– Нигә ачмыйсыз? – дигән тавыш ишетелде өй эченнән, – Ни белән шөгыльләнәсез?
– Йоклый идек, – диде әнисе.
– Җыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир, – Вакыт җитте.
Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.
– Туктале, барсы да әзер иде бит… Төенчегем кайда иде соң әле… – дип пышылдады үзе.
– Баланы да әзерләгез! – дип боерды ир.
Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа әнисенең өлгерүен көтеп тормыйча үзе киенә башлады.
– Җылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе, – Алмаш киемнәр дә алыгыз.
– Әзерләп куйдым барсын да… – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты, – Менә монда аз гына икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?
Керүчеләрнең берсе баш какты.
– Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була.
Әнисе нәрсәнедер исенә төшергәндәй:
– Ә… әйе, шул… – дип Тәнзиләгә икмәк сузды.
Кызның тамагы бик тук түгел иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле туйганчы ашаганы юк. Әмма аның тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең төн уртасында килеп, кайдадыр алып китәргә маташулары барсын да оныттырды.
– Әни, кайда барабыз?
Әнисе аның аркасыннан какты:
– Белмим әле, кызым… Син аша, аша…
Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.
– Син дә. Әйдә, икәү ашыйбыз.
Әнисе аңа беркадәр сокланып карап торды да икмәкне алып ашый башлады.
– Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары, – Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?
Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы эмкага атлады. Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде:
– Баланы калдыр! Кая барасың?