Кайту - страница 9



– Әти! – дип кычкырды ул җан өзгеч тавыш белән, – Әти!…

Шунда кылт итеп пожар каланчасы исенә төште һәм ул утар аша йортның артына чыгып каланча баскычына үрмәләде. Тәрәзәдән барсы да күренеп тора иде. Кәнсәләр түрендәге кителгән тәре рәвешендәге өстәл артында эшләпә кигән абый утыра, калганнары ике яклап урнашкан. Монда әле әтисен алып киткән кешеләр генә түгел, тагын кемнәрдер бар. Ә әтисе – ишек төбендәге как урындыкта. Аннан нәрсәдер сорыйлар, тик ул башын чайкап кына җавап бирә. Кызганыч, сүзләрен ишетеп булмый.

Шул рәвешле озак кына дәвам итте. Юк, шул рәвешле түгел, теге абыйларның хәрәкәтендә ниндидер кискенлек, үртәлү барлыкка килде. Алар кычкырышалар иде бугай. Бераздан кайберләре ишекле-түрле йөренеп алды. Түрдә утырганы берничә тапкыр өстәлгә сукты. Әтисе урыныннан кузгалмады, ул кычкырмады да бугай. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул бик тыныч кебек тоелды. И-и, әтисе шундый инде аның, Тәнзиләгә дә бер тапкыр кычкырганы юк…

Кинәт нәрсәдер булды. Өстәлнең ике як читендә басып торган ике хәрби ике яклап әтисен култыклап алдылар да үрә бастырдылар. Берсе аның артына төшеп кулларын каерды, икенчесе алга чыкты да йодрыклап эченә сукты. Тагын… Тагын… Һәм ул әтисенә терәлеп диярлек килеп басты да кычкырырга тотынды. Тавышы ишетелмәсә дә аның зур ачылган авызы, киерелгән муен тамырлары шуны күрсәтә иде. Кинәт нәрсәдер булды, хәрби бөгелеп төште, хәзер аның аркасы гына күренә иде. Бераздан ул торып басты да пистолет тартып чыгарды һәм аны әтисенең маңгаена терәде.

Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Бу хәшәрәтләр әтисен атып үтерергә дә мөмкиннәр икән бит. Ярдәм итәргә кирәк! Тәнзилә ярдәмгә ашыгып, баскычтан сикереп төште… Һәм аягы нәрсәгәдер эләгеп китте дә лап итеп җиргә егылды. Күз алдында утлы шарлар биешеп алды, дөнья караңгылыкка уралды.

Һушына килеп күзләрен ачуга, башы авыртуын тоеп капшап карады. Кан-фәлән юк бугай, әмма бәрәңге зурлык булып күбеп чыккан иде. Аягына басарга итте, тик авыртуга чыдамыйча ыңгырашып куйды. Аягы да шешеп чыккан иде. Шулай да ул аксаклый-аксаклый каланча баскычына кабат менде. Кәнсәләр эчендә кеше юк иде. Титаклап алгы якка чыкты. Машина да юк иде. Кәнсәләр алдында каравылчы Хәтмулла бабай гына тәмәке тартып утыра.

– Һәй, бәләкәч, кайдан килеп чыктың син? – диде ул кызны күрүгә һәм көрсенде, – Әтиеңне алып киттеләр шул, балам. Мировой кеше! Син кайгырма, кызым, кайтыр әле ул. Кайтыр…

Хәтмулла бабайның сүзләре дә матур, тавышы да ягымлы иде. Тәнзилә үзенең ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Һәм мышкылдый-мышкылдый урам буйлап китте.

Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный кайдадыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын. Ун яшь кенә ич әле аңа. Ун да тулып җитмәгән.

5

"Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен", – дип китсә дә әтисе кайтмады. Әнисенең өзгәләнүләренә караганда, ул тиз генә кайтмаячак иде. Хәер, Тәнзилә үзе дә күрде ич аның кемнәр кулына эләгүен. Авылдан чыкканчы ук кыйный башлаганнар икән, үз ояларына алып кайткач, бернидән дә тайчынып тормыйлар инде. Боларны уйласаң, шулкадәр кыен була, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Үзеңне бөтен галәмдә берьялгыз, яклаучысыз калгандай хис итәсең.

Хәер, ялгызлык хистә генә түгел иде. Тәнзиләнең ахирәтләре дә бераз читләшә башлады. Әтисе китеп бөтен эш үзләренә өелеп калгач, кызның буш вакыты бик булмады да. Сирәк-саяк уйнарга чыккан вакытларында, ул килеп бераз тору белән ахирәтләре ниндидер сәбәпләр табып таралышып бетә икән бит. Кызның әле моңа игътибар иткәне юк иде. Бер мәлне әнисе зарланып алды: