Кайту - страница 8



– Кит моннан маңка танау!

– Абый, машинага…

– Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? Югал күземнән! – дип ул кызны төртеп җибәрде.

Тәнзилә тигезлеген югалтып берничә чалыш адым атлады да җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды, елга буендагы ахирәтләре ягына карап алды. Күрделәр инде болар. Ирештерерләр, күз дә ачтырмаслар инде. Юкка гына алдашты әле ул. Ярый, нишлисең инде… Тәнзилә өс-башын какты да башын иеп, ихатага атлады. Тик өйдән кемнәрнеңдер чыгып килүен күреп, капка читендәге эскәмиягә барып утырды.

Сөйләшмичә генә капка алдына чыктылар. Килүчеләрнең йөзендә битарафлык иде. "Барсы да хәл ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз." Әтисе дә күңелсез. Шулай да ул кәефе юклыгын сиздермәскә тырыша. Әнисенең йөзендә чиксез борчылу, ул менә-менә елап җибәрер сыман. Капка алдына чыккач, әнисе түзмәде, әтисен муеныннан кочаклап алды да йөзен аның күкрәгенә кадады.

Килүчеләр моны беркадәр күзәтеп торды. Елау тавышы ишетелгәч, берсе әйтеп куйды:

– Вакыт.

Аңа икенчесе кушылды:

– Әйдә, озакламагыз.

Әтисе әнисенең куеныннан арынып, аның күзләренә карады:

– Елама, … . Нык бул, – һәм елмайгандай итте, – Тикшерерләр дә җибәрерләр. Ялгышлык килеп чыккан инде монда.

Һәм кинәт кенә хәрәкәт ясап Тәнзиләне күтәреп алды. Нык итеп кысты. Нык та, назлы да итеп. Кызының битләреннән үбеп алды. Һәм чәчләре белән аның битен кытыклатты да Тәнзиләгә карап елмайды:

– Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен, – Һәм Тәнзиләнең сытылырга маташуын күреп өстәп куйды, – Елама, кызым. Беркайчан да. Көчле бул.

– Ә кайтмасаң? – дип эләктереп алды әнисе, – Кайтмаганнар да күп бит хәзер…

Әтисе Тәнзиләне җиргә төшерде дә әнисенә борылды:

– Кайтырмын, – дип елмайды ул, – Минем бер гаебем дә юк бит.

– Җитте! – дигән кырыс тавыш ишетелде, – Китәргә вакыт.

Ул ым какты һәм һаман машина янында торган хәрби килеп, әтисен култыклап алды. Икенче ягыннан өчлекнең фуражка кигәне эләктерде һәм култыклап машинага алып киттеләр.

Әнисе бераз катып басып торды да кинәт һушына килеп:

– Юк, – дип кычкырды, – Юк, алып китмәгез!

Һәм машинага ташланды. Әтисен арткы ишектән кертеп утыртканнар иде инде.

– Калдырыгыз. Аның гаебе юк.

Машинаның арткы ишегенә үрелдем генә дигәндә әнисен теге хәрби киемле кеше тотып алды да читкә этәрде. Тик әнисе бирешергә теләмичә, тагын ишеккә ташланды. Бу юлы хәрби аны көч белән этеп җибәрде, әнисе тигезлеген җуеп егылып китте, торырга, машина артыннан иярергә омтылды, әмма аның кузгалып китүен күреп хәлсезләнеп кабат җиргә егылды һәм үксеп еларга тотынды.

Тәнзилә йөгереп барып әнисенең муеныннан кочаклап алды, юатырга теләп чәчләреннән сыпырды. Әнисе дә аны кочаклады, тик үксүеннән һаман туктый алмады, аңлаешсыз тавыш белән:

– Кызым… Балакаем… – дип ыңгырашты.

Машина күперне чыккан иде инде. Тәнзилә әнисенең куеныннан арынып, аның артыннан йөгерде. Ни өчен шулай иткәндер инде ул, хәзер төгәл генә әйтә дә алмый. Тик беркадәр вакыттан буыны йомшарып киттеме, берәр нәрсәгә абындымы, урам уртасында тәгәрәп барып төште. Кайсыдыр җире авыртты бугай, күзеннән утлар күренде. Тик кыз аңа игътибар бирмәде. Тиз генә сикереп торды да машина артыннан ташланды. Ул инде күренми иде. Тик Тәнзилә белә, кәнсәләргә туктап китәргә мөмкиннәр.

Чынлап та шунда туктаганнар иде. Машина эчендә беркем дә юк. Тәнзилә баскычтан менде дә бер мәлгә тынып калды һәм бөтен кыюлыгын җыеп ишекне тартты. Ишек ачылмады. Тагын… Тагын… Юк. Ишек эчтән бикле иде.