Кайту - страница 7



Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайттты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.

4

Тәнзиләләрдән ерак түгел генә елга ага. Кечкенә ул үзе, исемен дә белүче юк, барсы да елга дип йөртә. Авыл читеннән узган Зуръелганың бер чаты бугай инде. Менә шул елга буенда вак ком тулып ята. Комлык алар өчен хөрриятнең үзе шикелле, әллә нинди уеннар уйнап бетерәләр, әллә ниләр төзиләр. Ул чакта өйле уйныйлар иде. Күптән инде бу, Тәнзиләнең бәләкәй чагында ук. Өч… Юк, дүрт елга якын вакыт үткән. Тәнзилә үз өенең олы ягын бизәп маташканда, Катя кычкырып җибәрде:

– Кызлар, карагыз әле!

Кызларның барсы да ул күрсәткән якка борылды. Кап-кара булып ялтырап торган җиңел машина күпергә якынлаша иде. Тәнзиләнең мондыйны беренче тапкыр күрүе, авылдагы шалтыр-пылтыр килеп калтырап йөри торган бердәнбер полуторкадан башканы күргәне юк. Ул өнсез калып күзәтергә тотынды. Оля да, Катя да шундый ук хәлдә иделәр бугай. Бары тик Наташа гына баскан урынында талпына-талпына үз белеме белән шаккаттырырга ашыкты:

– Эмка бит бу! Эмка! Минем моны күргән бар әти белән шәһәргә баргач.

Тәнзилә йөзен сытып куйды. Аның эмка дигән нәрсәне дә, шушындый машиналар йөри торган зур шәһәрне дә күргәне юк иде. Кызларның барсы да көнләшү катыш сокланулы карашларын Наташага төбәде. Ә Наташа һаман:

– Эмка бу, эмка! – дип кабатлады.

Вәт, чукынган нәрсә, ә… Исемен дә белә бит әле! Эмка, имеш. Күргәне бар, имеш. Юк инде, моңа түзеп торып булмый.

– Ә минем утырып та йөргән бар, – диде Тәнзилә исе китмәгәнгә салынып, һәм ахирәтләренең шикле карашын тоеп өстәп куйды, – Болар безнең туганнар.

Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан урыннарына төшеп утырды да йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге ышанмауны аңлатучы елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.

– Шыттырасың син, – диде Ольга күзләрен чекерәйтеп, – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар…

Ул сүзен әйтеп бетерәлмичә күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.

– Вәт, сиңа мә!

Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып тәмәке тартырга тотынды.

– Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип астыртын елмайды Наташа, – Туганнарыгыз булгач.

Тәнзилә танавын тартып алды да ахирәтләренә күз йөгертеп чыкты. Һәм елмайды:

– Әйдәгез, сезне дә утыртам.

– Юк, без карап кына торабыз, – диде Наташа.

Катя белән Ольга да аны хуплады:

– Үзең генә утыр. Теләсәң соңыннан чакырырсың.

– Һи, куркаклар! – дип Тәнзилә машина янына йөгерде. Үзенең дә күңелендә бераз курку бар иде, бөтенләй күргән-белгән абыйлар түгел бит, кем утыртсын инде сине шундый машинага. Якынрак китерсәләр ярый әле, куып җибәрергә дә күп сорамаслар.

Шунда ул хәйләләшергә булды. Йөгереп килде дә тәмәке тартып торган хәрбинең ботларыннан кочаклап алды. Һәм башын өскә күтәреп елмайды да:

– Абый, машинаңа утырт әле, – дип пышылдады, – Иптәш кызлар белән бәхәсләштек, алар карап тора. Утырт инде абый, азга гына…

Шушылай итеп ботыннан кочаклап алса, әтисе һәрвакыт Тәнзиләгә юл куя, ул теләгәнне үти торган иде. Бу юлы да шулай булыр әле, шулай булырга тиеш. Әмма машина алдында торган абый аның әтисе түгел иде. Ул бер мәлгә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Аннан соң йөзенә чиркануга тартым бер хис калкып чыкты. Аякларын буташтырып кызның кулларыннан арынырга тырышты. Алай гына булмагач, бераз иелә төшеп кызның кулларын ычкындырды.