Шигырьләр җыентыгы - страница 3



Очар кошлар китә,
Калдырып ла туган якларын.
Заманында минем дә бар иде
Көньякларда булган чакларым.
Кошлар китә… Ә мин китмим.
Нәсел тамырым монда береккән.
Туган җирен сөйгән кеше өчен
Анда китү кирәкме икән?
Китәр идем – юкәләрем кала,
Каеннарым кала, талларым.
Болыннарым, урманнарым кала,
Матурлыгы туган якларның.
Елак көзләр үтәр,
Кыш артыннан
Ямьле язлар килер елмаеп.
Чәчәк атар алмагач, чияләр,
Сандугачлар кайтыр әйләнеп.
апрель 2004

Бер күренеш

Каенлыкны куе томан баскан,
Яшь каеннар томан эчендә.
Әтием тау өстендә басып тора,
Ике кулы маңгай өстендә.
Тау астында чишмә. Улакларда
Чишмә суы тутырып куелган.
Тупыр-тупыр тояк тавышлары,
– Атлар кайта каен юлыннан.
Атлар кайта, каршы алыйм, – диеп,
Ул ашыгып түбәнгә төшә,
Чишмә янындагы зур улактан,
Пошкырышып атлар су эчә.

«Тәрәзәмне ачып куйдым…»

Тәрәзәмне ачып куйдым,
Җиләс һава керсенгә.
Бохар мәчем йоклап ята,
Мендәрләрем өстендә.
Бөгәрләнеп, төшләр күреп,
Көн буе йоклап ята.
Төне буе ауда йөри,
Көндөз мендәр ярата.

«Пар ат җигеп Лушнов сабанына…»

Пар ат җигеп Лушнов сабанына,
Кигәвенле эссе челләдә,
И күрдек тә инде кыенлыкны,
Пар кырында сабан сөргәндә.
Елар хәлгә килә идек, мәгәр,
Атлар чәбәләнгән мәлләрдә.
Өстә бер кат күлмәк,
Киндер штан,
Яланаяк сабан сөрәбез.
Эштән арып кайткач, Чирмешәндә,
Чумып-чумып бер су керәбез.
Иң авыры иртән торулары:
Кояш белән Әнкәй уята.
И авыр да була:
– Эшкә китәр вакыт,
Тор балам! – дип,
Әнкәй иртән уяткан чакта.
Тик, нигәдер, без ул чакларда,
Эшкә сыкыранып йөрмәдек.
Шулай кирәк саный идек,
Малай-кызлар ярышып эшләдек.
февраль 2003

«Ат яратып үстем…»

Ат яратып үстем,
Эштә дә мин,
Һәрчак атлы эшкә йөредем.
Башка берәү миндәй белә микән
Рәхәтлеген атта йөрүнен?
Болыннарга чыктым, төннәрендә,
Күздә йоммый атлар сакладым.
Әле дә колагымда чыңлый кебек,
Кешнәүләре тайлы атларның
Көзге ачы суыкларга кадәр,
Ат ашаттым һәртөн болында.
Күмәкләшеп колхоз төзелгәч кенә
Туктадым мин болын юлыннан.
Болыннан ат алып кайтып киләм,
Чишмә тау буеннан юл үтә.
Юл буе талларын иркәләп,
Әкерен генә җылы җил исә.
Алсу нурга чумган тау битләре,
Болын чәчәкләре күп монда.
Утыралар көнчыгышка карап,
Иркәләнеп кояш нурында.
Каенлыктан килгән таң җилләре,
Чишмә дулкыннарын үбә дә,
Тау битендә үскән чәчәкләрнең,
Кагылып китә дымсу битенә.

Тарихи, кадерле як

Урманга бай, суларга бай
Туган ягыбыз Биләр…
(Биләр яшьләре җыры)
Күпләр өчен бар да якын монда,
Бар да газиз, бар да танышлар.
Чирмешәне ага боргаланып,
Җанга якын «Изге Тавы» бар.
Тарихи һәм данлыклы бу төбәк
Елгалары, урман-күлләре…
Күпләр йөргән «Изге Чишмә»се бар,
Тарих белгән Шәһри Биләре.
Катнаш урманнары гөмбәгә бай,
Чикләвекле, кура җиләкле.
Кырларында игеннәр мул үсә,
Болыннары печән, җиләкле.
Кешеләре күркәм, эшлеклеләр,
Ачык йөзле, батыр йөрәкле.
Минем өчен бар да якын монда,
Авыллары таллы-тирәкле.
2001

Авылым урамнары

Бөтен нәрсә миңа таныш монда,
Үзгәрешләр икән җитәрлек.
Урам уртасында сукмак та юк,
Аска карамыйча үтәрлек.
Урамнарның, ындыр табагыдай,
Тигез, такыр чагы бар иде.
Караңгыда самоходка утырып,
Гармун уйнап йөргән бар иде.
Кайда карасан да гел яңалык:
Яңа өйләр… Яшләр үскәннәр.
Машиналар изгән буразналы урам,
Кордәшлар дә,
Мәңгелеккә китеп беткәннәр.
Уйлап киләм күңелемдә сагыш
Эңгер җиткән кичке урамда.
Ялгыш та бер гармун тавышы юк,
Мәет чыккан өйдәй урамнар.
Кайда киткән авыл күрке – гармун?
Яши алмый авыл гармунсыз.
Транзистор үкертүдән ни бар,
Чит авазлар… Көйсез дә моңсыз.

Болында

Ат саклыйбыз
Болын читендәге,
Калкулыкта ятар урын – җир.