Шигырьләр җыентыгы - страница 5



Син дә, апам, тыңлый идең,
Сандугач сайрауларын.
Күзләргә яшь төшерердәй,
Моңлы иде җырлауларын.
«Яшь наратлар» көен җырлап,
Аны көткән көннәрең.
Хәсрәтең зур, күзләрдә яшь,
Моңсу иде йөзләрең.
Ун ел үтте… егерме ел,
Җитмеш алтыга җиттең.
Кара гүрләргә кергәнче,
Исмәгыйлеңне көттең!

Әнием җырлары

Намазлыгы күз алдымда тора,
Һәр көн укый иде биш намаз.
Тәрәзәдән карап җырлый иде,
Балалары озак кайтмагач:
… И Илаһым сорыйм синнән
Өч нәрсә, ни кыласын:
Бере иман, бере дәүләт,
Бере җәннәт.
Каләм алдым язып булмый,
Мокатләрдин узып булмый,
Балаларым исемә төшсә,
Җыламыйча түзеп булмый.
Намазлыгын җәеп укыганда,
Теләк тели иде ул сезгә:
Онытмагыз диеп туган җирне.
Кайтыгыз дип туган нигезгә.
Моңлы тавышың әл дә күңелемдә,
Йөрәгемдә аннан моң туа.
Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,
Бәхет алып килде улыңа.

Кем йокласын икән

Чирмешәннең яшел болынында,
Тынга калган Кәкере күл буе.
Баланнар, миләшләр баш игәннәр,
Иртәнге саф һава. Көн җылы.
Су өстендә балыклар чиртәләр,
Күл буйлары сөттәй ак томан.
Үле тынлык баскан болын өстен,
Бер җан иясе дә юк сыман.
… Авыл әле торып кына килә,
Әтәчләр кычкыра таң аткан.
Авыл хатыннары көтү куа,
Кояш чыгар вакыт офыктан.
Авыл көтүчесе ашыктыра:
Чыбыркы шартлатып шар та шорт!
Печән өсте. Ирләр чалгы суга,
Кем йокласын икән бу вакыт?
июль 2005

«Туган җирең кайда?..»

Туган җирең кайда? – дип сорыйлар,
Әйтәм: Татар иле үзәге —
Кандалый якташы, Суар ягы,
Биләр, Чулман, Идел төбәге.
Татарстан минем туган җирем,
Нәсел тамырым шунда береккән.
И кадерле, якын туган ягым,
Туган телем мине кеше иткән.
Туган илем минем Татарстан,
Тоеп үстем синең кадерне.
Мине татар иткән туган телем,
Туган илем җандай кадерле.

И кайтасы килә

Ни булды икән уйларыма,
Бер утырып уйлансам —
Әйләнәм дә ерактагы
Туган ягыма кайтам.
И булсын иде акбуз ат,
Очып алып китәрлек.
Хыялымны – барлы итеп,
Туган якка илтәрлек.
Очар идем акбуз атта,
Ябышып ялларына.
Яшьлек сукмаклары калган,
Болыным-кырларыма.
Атлар саклаган болыннар,
Мине танырлар микән?
Каеннарым, баланнарым,
Каршы алырлар микән?

«Басуларда салам эскертләре…»

Басуларда салам эскертләре,
Сукаланган кырлар кап-кара.
Тик бер кырда – уҗым басуында,
Җәйге яшел төсләр саклана.
Әллә инде учак кабынганмы,
Ут шикелле яна миләшләр.
Сыгылганнар балан тәлгәшләре,
Гүя миләшләргә көндәшләр.
Яфрак арасыннан баш күтәреп,
Кырын салып эшләпәләрен,
Шатланышып гөмбәләр «елмая»,
Килүенә ямьле көзләрнең.
Талларымнан сандугачлар китте,
Тургай җыры да юк күкләрдә.
Яфракларын койган юкәләрнең,
Кереп барулары көзләргә.
Һаваларда торна тавышлары,
Кошлар җылы якка киткәндә.
Белмим күңел нигә моңсулана,
Әллә микән көзләр җиткәнгә?

Гомергә синдә калам

И кадерле туган ягым,
Болыннарым, кырларым.
Иделем, Чулманым минем,
И Чирмешән буйларым:
Сезгә сәлам, сезгә сәлам,
И син Биләр якларым!
Олыларың, кечеләрең,
Яшьләрең һәм картларың.
Мәтрүшкәле аланнарым,
Алмалы тау битләрем:
Сезгә сәлам, сезгә сәлам,
Иртәләрен, кичләрен.
Кайларда гына булсам да,
Сагынып кайтам hаман.
Ничә генә карасамда,
Гел яңалыклар табам.
Гел яңарып торган ягым,
Гомергә синдә калам.

Хатлар көтәм

Хатлар көтәм, көн дә хатлар язам,
Хатлар алу шатлык түгелме?
Дуслар белән шулай аралашу,
Хәбәрләшеп яшәү күңелле.
Хатлар көтәм кайчак янып-көеп,
Ни булды икән, нигә килми? – дип.
Хат алам да, тагын тынычланам,
Төзәлгәндәй була күңел ярам.
Хатлар көтәм ерак аралардан,
Читтә калган онык, балалардан.
Күрешкәндәй булам хат килгәндә,
Тынычланып куя күңелләр дә.
Бүген янә тагын хатлар алдым,
Җавап язам инде бүген кич.