Сугыш хикәяләре - страница 8



Аяз кояшлы көн иде. Шул вакыт, күп тә үтмәде, кайсыдыр:

–Возду-ух! – дип кычкырып җибәрде. Югары карасам, түбәдә, сыек ак болытлар астында, немец самолеты әйләнә.

–Всем в укрытие! – дигән тавышка траншей өстендә һәм читтә торган кече командирлар, сугышчылар, барысы да траншейга сикерделәр. Мин ни өчендер: “Полковник ни эшләр икән?” – дигән шикелле, Әхтәм Мөсәлимовичка карадым. Бөтенесе дә траншейга чумып беттеләр, ә ул югары караган да, урыныннан кузгалырга уенда да юк шикелле. “Иптәш полковник, сикерегез!” – дияргә телим, әйтә алмыйм. Түбәдә сызгырып, чыйнап төшкән бомба тавышы якыная бара…

Кайсыдыр: “Ложись!” – дип кычкыргач кына мин уң якка, шул ук секундта полковник икенче якка траншейга сикердек. Шул минутта бомба нур беркеп, траншейдан биш-алты метрлар читкә төшеп шартлады. Безнең өскә, шартлау дулкыны белән күтәрелгән туфырак коелып беткәч, берәм-берәм, “Тагын төшмиме?” – дип шикләнә-шикләнә траншейдан чыга башладык. Өстемдәге туфыракларны коеп мин дә күтәрелдем. Үзем күтәреләм, үзем комдив ягына карыйм. Менә ул да траншейдан күренде дә безгә карады.

–Ну, как, никого не задело? Все живы?

–Нет, товарищь полковник…– диештек. Шуннан ул блиндажга төшеп китте. Шул вакыт мин аның күберәк аксаганын күрдем. Ашыгып траншейга сикергәндә, болай да яралы аягын авырттырырга бик мөмкин иде. Бераздан мине блиндажга чакырдылар. Пакет белән дивизия штабына кайтып китәргә боерык булды. Сәгать өчләр тирәсендә, мин әйләнеп килгәндә, безнең алгы батальоннар Карачев-Брянск тимер юлын кисеп чыккан иделәр.

Дивизия командиры полковник Әхтәм Мөсәлимович бруствер өстендә бинокльдән карап торган җиреннән элемтә ротасы командиры капитан Соколенконы чакырырга кушты. Шул вакытта блиндаждан Портнов чыыгып:

–Иптәш полковник, сезне телефонга сорыйлар, немец шәһәрдән кача икән, – диде. Полковник шунда ук блиндажга төшеп китте.

Бераздан барысына да алга күчәргә хәзерләнергә боерык булды. Әхтәм Мөсәлимовичның кәефе яхшы иде. Ул арлы-бирле йөгеренгәләп алды да, бинокелен алып шәһәр ягына карады. Шәһәр өстен кара төтен чорнап алган, шәһәр яна иде. Командирның йөзе бу минутта шатлыклы да, борчылулы да иде шикелле. Төтен, ут ялкыны чолгап алган шәһәр өстенә карап торгач ул янә ашык-пошык җыенучы сугышчылар ягына карады. Атъютантын чакырып машина турында сорашты, элемтә начальнигына карта алып кайда күчәргә, кайда элемтә бирергә икәнен күрсәткәннән соң, машина әзерме икәнен сорады. Аннан блиндаждан радист Хомяковны чакырырга кушты. Хомяков рациясен күтәреп чыкканнан соң шунда торганнарга:

–Киттек Карачевка! – дип үзе машинага атлады.

Аның артыннан адъютанты, радист Хомяков, разведка начальнигы Юмашев, артелерия командиры полковник Агафонцев, берничә комендант взводы сугышчылары икенче машинага утырдылар.

Мин майор Громовтан боерык алып, дивизия штабына кушылырга юлга чыктым.

…Дивизия командирым, якташым, милләттәшем полковник Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизинның Карачевка кергәндә машина белән минага эләгеп һәләк булуын мин икенче көнне иртә белән генә ишеттем. Дивизия штабына керсәм, капитан Акимов:

–Дивизия командиры кичә Карачевка кергәндә һәләк булган, – диде.

Капитанны чакырып алдылар. Мин, әле генә ишеткән кайгылы хәбәргә ышанасы килмичә аптырап калдым.... Әле күптән түгел генә безгә дивизия командиры булып килүе миңа шатлык һәм рухи көч биргән, һәр вакыт үз итеп, җылы карашы белән мине шатландырган олы командирның булмавы белән һич килешәсе килми иде. Ләкин рәхимсез үлем машинасы – сугыш беркем белән дә санашып тормый шул.