Сугыш хикәяләре - страница 9
“Нишләп машинага утырды соң ул?, – дип уйлап алдым мин, – моңа кадәр ат өстендә йөри иде бит. Атка атланган булса, бәлки, бу хәл булмаган булыр иде.
Уйларымны бүлдереп, 1086нче полкны эзләп юлга чыгарга куштылар. (Полк штабы белән элемтә юк иде.) Әле генә ишеткән кайгылы хәбәрне баштан чыгара алмыйча, юл буе уйланып бардым. Әхтәм Мөсәлимович безгә дивизия командиры булып килгәч мин аеруча шатланган идем. Ике ел фронтта булып та дивизия штабында бер татар кешесе булмавы минем өчен күңелсез иде.. Ул килгәнне ишеткәч минем милләттәшләремнән дә шундый зур командир булуына, шундый кешеләр үстерә алган халкыма горурланып карадым.
Уйлап бара торгач, әле кичә генә КП да булган хәлләр күз алдына килде. Бахтизинның киң күкерәгендә ике сугышчан Кызыл Байрак Ордены балкыган төз гәүдәсе күз алдына килеп басты. Аның: “Киттек Карачевка!” – дип, тиз-тиз атлап машинага утырган минутлары күз алдыннан китмәде....
Күз алдында тора батыр гәүдәң,
Карачевка киттек! – дигәнең.
Кем уйлаган,
Бу соңгы әмерең,
Синең соңгы юлың икәнен…
Аңлаешлы булсын өчен шунысын да әйтим әле: теге вакытта Әхтәм Мөсәлимович бомбаның кая төшәсен карап торган икән. Ашыгып качкан сугышчылар бомба шартлаган урынга ике тапкыр якынырак булып чыктылар. Күбесе саңгырауланган иде.
Вера
Ашыгыч рәвештә армия штабыннан кайтып киләбез. Брянскийдан ун километрлар киткән идек, көньяктан төньякка таба сузылган, тау башына урнашкан авылга җиттек. Кара таңнан бирле куып ерак юл үткән атларга бераз ял биреп, ашатып алырга булдык та, уңга борылып, беренче кырый йорт каршына туктадык.
–Эй, өйдә кеше бармы?
Ябык кына бер кыз тәрәзәдән карады да, күздән югалды. Ул шунда ук ишектән атылып чыкты да ашыгып баскычтан төште. Йөгереп килгән уңайга җил капканы ача башлады. Аның йөзе шат, әйтерсең лә сугыштан әтисе кайтып төшкән дә шуны каршы ала.
–Әйдәгез, керегез, абыйлар!
–Без озакка түгел, кызым, атларны ашатабыз да, яңадан юлга…
Атларны әйдәтеп йортка үттек. Кыз тиз генә капканы ябып куйды да, йөгерә-йөгерә лапаска үтте. Без старшина белән атларнын иярләрен салган арада, бер кочак печән күтәреп чыгып лапас буена китереп тә салды.
–Шул җитәрме, абыйлар?
–Җиткән, кызым, җиткән, – диде старшина атын печәнгә җибәреп, – әле моны да ашатып бетерергә туры килмәс.
–Әйдәгез, абыйлар, өйгә керегез! – диде кыз. Ябык булса да бик җитез генә ул баскыч өстенә менеп басты.
–Әйдәгез инде, керегез! – дип кабатлады кыз, безнең ашыкмаганны күреп.
Без, шактый искергән баскыч такталарына саклык белән генә басып күтәрелдек тә, кыз артыннан ишек алды аша өйгә үттек.
Ишекнең сул ягында шыр ялангач агач кроват, аның өстендә чорнап куйган иске салам матрас. Чөйдә иске сырган жакет һәм кофта эленеп тора. Стена буйлап һәм мич башына менә торган җирдә киң тактадан ясаган скәмия. Көнгә каршы сул як почмакта икона. Аның каршында, агач кроват янында иске өстәл. Өй эче чиста итеп җыйган, юган, җылыткан.
Без ишек янындагы кроватка биштәрләрне куйдык та карабин һәм кылычларны салып чөйгә элдек.
–Ялгыз гына торасыңмы әллә, кызым?
–Юк, әни белән икәү торабыз, – диде кыз елмаеп, ул өйдә юк әле.
–Әниең кайда соң? – дидем мин, кызның нидер әйтеп бетермәгәнен сизеп.
–Әни әйберләр алырга киткән иде, тиздән кайтып җитәр инде. Кайбер әйберләребезне немецләрдән яшергән идек. Сыерыбызны да яшереп кала алдык.
Кызның йөзендә шатлыклы елмаю барлыкка килде.
–Ни өчен яшердегез?
–Безнекеләр якынлаша башлау белән немецләр башта авылдагы эшкә яраклы кешеләрне үзләре белән алып китәргә мәҗбүри җыйдылар. Шунда ук эре терлекләрне дә җыя башладылар. Кача алганнары качып калдылар. Без өчәү сыерларны да алып урманга киткән идек. Әни әйберләрне яшереп әрәмәлектә качып торган. Юкисә аны да, мине дә алып киткән булырлар иде.