Сугыш хикәяләре - страница 11



Кыз сөйләвеннән туктап, үзләренең лапаслары ягына күз төшереп алды да, көрсенеп куйганнан соң, дәвам итте:

–Килгән көнне үк автоматтан атып, ай да вай килеп, йорт саен “млеко”, “яйка” сорап өнебезне алдылар. Тавык, каз куып йөрделәр. Тавыкларыбыз да, казларыбыз да бар иде. Берсе дә калмады.

Кыз сөйләгәнне тыңлап утыра торгач, сәгатькә якын вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Старшина сәгатенә карап алды да:

–Әхмәт, тамак ялгап алыйк та, атларга солы бирербез, – дип биштәренә сузылган иде, кыз:

–Ой, абыйлар, гафу итегез, зарлана торгач, онытып та җибәргәнмен! – дип почмак якка кереп китте.

–Без биштәрләрдән кипкән икмәк, консерва банкалары алган арада ул кувшин белән сөт алып чыгып өстәлгә куйды, яңадан кереп таш савытлар һәм агач кашыклар алып килде.

–Юынасызмы, абыйлар? – дип, безне почмакка алып кереп, үзе су салып торып, юындырды. Без өстәл янына утыргач, почмактан чуен күтәреп чыгып, өстендәге табасын алган иде, өйгә сөттә кызарып пешкән тәмле бәрәңге исе таралды.

–О-о-о! Болай булгач чыннап торып сыйланабыз икән, – диде старшина кулларын уып, – мондый тәмле ризыкны сугыш башланганнан бирле ашаган юк, сагындырган…

–Абыйлар, үзегез салып алып ашагыз, – диде кыз, безнең алга таш савытлар куеп.

–Әйдә, үзең дә утыр, сеңелем!

–Сез ашагыз, мин әнине көтәм әле. Ул кайткач ашарбыз. Сез юл кешеләре, туйганчы ашагыз!

–Утыр инде, Вера, хуҗа карап кына торгач әллә ничек була, – дидем мин аның ябык, ләкин нурлы йөзенә карап.

–Утыр, кызым, менә колбасный консерва белән сыйлан, солдат ашы тансык булыр. Старшина колбаса кисеп Вера алдына куйды. Мин солдат икмәге, коры сохарилар куйдым. Кыз почмакка кереп китте дә, үзенә дә кашык алып чыгып өстәл янына утырды. Таба әләндереп куеп үзенә бәрәңге сала башлады. Күрәсең аның башка савыты юк иде.

–Немецләр вакытында без өстәл янына утыру түгел, күренергә дә курка идек. Тәмам өнне алып бетерделәр, явызлар.

Без салып алган бәрәңгеләрне ашый башладык.

–Тозы әзерәк икән, диде старшина Дерявин, биштәреннән тоз алып.

–Тозыбыз юк шул, абый, – диде кыз, гаепле сыман.

–Бәрәңге тәмле, мин үзем шулай, тозлабырак ашыйм, шуның өчен үзем белән тоз йөретәм. Мә, кызым, алып куй, аз булсада ярап куяр.

–Рәхмәт инде, абый.

Без, бераз тоз сибеп, сохариларны сөтле шулпада изерәтеп, салып алган бәрәңгеләрне бик тиз ашап бетердек.

–Бик тәмле булды бу тансык аш, – диде старшина, кашыгын читкә куеп.

–Абый, тагын салып ал!

–Юк, сеңелем, анысы әниеңә калсын. Ачыгып кайтыр да, нәрсә ашар? – дидем мин, – монда безгә ашарга әйбер бар әле.

–Менә, сөт салып алыгыз алайса!

–Сөт дисәң, анысына риза, кызым, сөтне ике ел күргән юк инде.

Дерявин савытына сөт салып алды да минем алга куйды.

–Мә, Әхмәт, сал үзең. Ашыйк әле бер, тансык ашларны.

–Сөт белән ашарга ипиебез генә юк, – диде Вера уңайсызланып, – гаепләмәгез инде.

–Нишләп гаеплик, без үз кешеләр бит. Сугыш вакыты. Барын да аңлыйбыз. Бу ашаткан сыйларың өчен дә бик зур рәхмәт инде, кызым. Безнең тамаклар тук, шулай да бу ашлар тыныч вакытларны, авылны искә төшерделәр. Сагынылган.

–Менә, кызым, бу колбаса консервасын алып куй. Әниең кайткач солдат ашы белән сыйларсың.

–Сез үзегеә дә юл кешеләре, үзегезгә калсын, – диде Вера, консерва банкасын Дерявин алдына куеп.

–Ал, кызым, без бит синең сыеңнан баш тартмадык. Безнең запасыбыз кайтып җиткәнче җитәрлек.

–Ал, сеңелем. Ничә класс бетердең? Туганнарың бармы?

–Немецләр килгәндә җидене бетергән идем. Алар килгәч белгәнемне дә онытып бетердем инде абый, – диде кыз,– аннары күңелсезләнеп китеп, – әтием дә сугышта, исәндерме-юкмы, белмибез, ә абыемны немецләр эшкә кудылар. Аннан качкан дип сөйләделәр, староста өйгә килеп тә сорашып йөрде. Кайда икәнен дә, исәнме икәнен дә белмибез.