Сугыш хикәяләре - страница 13
–Монда тукталмабыз, иптәш старшина, – дим мин, борынымны уч белән каплап, – түзәрлек түгел.
–Әйдә, барыйк әле, атлар ашаган, алдагы авылда кунарбыз.
Старшина атын йөгертеп китте. Мин дә аннан калышмадым. Кырга чыктык. Уң якта уҗым җире. Бераз барган идек, уҗым өстендә зур-зур сыерлар аунап яталар.
–Кара инде, кабәхәтләр, кырга чыгып атып йөргәннәр, – ди старшина, нәфрәтен яшерә алмыйча.
–Акылга сыя торган эш түгел бу явызлык. Боларны онытырга мөмкинме соң…
Алдагы авылда да безне шундый ук хәл көтеп тора иде. Түбәндә, су буенда иске мунча. Аның янында берничә хатын-кыз сөйләшеп торалар.
–Бу йортлары яндырылган кешеләр инде, мескеннәрем, кайда кыш чыгарлар инде алар? – дим мин борчылып.
–Ис китәрлек, коточкыч хәлләр инде монда. Юк, моны онытырга ярамый.
–Бу явызлыклары өчен ничек җавап бирергә уйлыйлар икән? Каһәр суккан токым!
–Юк, Әхмәт, алар аны уйлаудан узганнар, күрәсең. Ул турыда уйларлык булсалар, алар болай эшләмәсләр иде.
–Әйе шул, кешелек сыйфатын югалтып, тәмам ерткычланып беткәннәр, – дим мин…
Азат ителгәннәр арасында
1943-елның сентябрендә бер көнне безгә, старшина Дружинин белән полк штабына барып килергә ашыгыч боерык булды. Кич булырга берничә сәгатъ бар иде әле.
–Әйдә киттек, Рафиков!
Старшина атын йөгертеп алдан китеп барды. Мин берничә метр арттан кузгалдым. Ике-өч километрлар китү белән вак куаклык башланды. Юлның ике ягында да чирәм. Төркем-төркем торган куаклык араларында да чирәмле тигезлекләр җәелеп ята.
Кинәт, йөгереп барган җирдән, Дружининның алашасы туктап, башын күтәреп пышкырырга тотынды, артка чигенде. Мин атымны йөгертеп килеп алга карасам, юлдан уңда, өч-дүрт метр гына читтә урта яшләрдәге бер хатын ята. Аның авызыннан кан агып чыккан. Унбиш-егерме метрлар читтә, куаклар буенда, ун-унике яшләрдәге кыз бала ята.
–Боларны нишләп биредә аттылар икән? – дидем мин, ни диеп тә уйларга белмичә.
–Автоматтан сиптергәннәр, явызлар. Немецләр эше бу.
Без күп тә бармадык, сул якта куаклар сирәкләнеп калды. Уңда болынлык башланды. Ике йөз метрлар алда, печәнлек читендә, болынны икегә бүлеп кечкенә елга ага. Шул елга аша салынган күпергә таба килүче очсыз-кырыйсыз кешеләр агымы күренде. Менә аларның алдан килгәннәре күпергә килеп җиттеләр дә күперне тутырып бу якка чыга башладылар. Күпердән чыккан халык бу якка болынга тарала бара. Үз ара кычкырышалар, әйтерсең лә атлар узышы карарга килүче сабан туе кешеләре. Аларның һәр берсенең аркасында капчыклар, кулларында төеннәр. Кайберләре кечкенә кул арбасы “уфалла” тартып киләләр. Кәҗә-сыер тотып килүчеләр дә бар. Арттарак бала тотып килүчеләр дә әлләникадәр. Җиде – сигез яшьлек балаларның кулларында да төеннәр.
Без ерактан карап бу халыкның кайдан килүен, кемнәр булуын белмәсәк тә, якыная төшкәч Германиягә куылып барудан котылып, кире кайтып килүче кешеләр икәнен аңладык.
Безнең аралар якынайган саен аларның тавышлары ачыгырак ишетелә башлады. Ике ара йөз илле метрлар калган идеме икән, халык төркеме безгә таба йөгерә башладылар. Алдан малайлар, кызлар, яшерәк хатыннар. Аларның йөзләре шат, үзләре тыннары бетеп кычкыралар:
–Безнекеләр, туганкайларым, безнекеләр! – дип кычкыралар.
Балалар куллары белән изәп, безгә төртеп-төртеп күрсәтәләр:
–Әни! Әни! Әнә, безнекеләр!
–Наталья! Маша! Әнә, безнекеләр! Әйдәгез, тизерәк!
–Ой, туганкайларым, атларына кара! Атлары нинди!
Бер минут эчендә без халык боҗырасы эчендә калдык. Алдан килгәннәре бер мизгел аптырап калгандай карап тордылар да, тыннары кысылган килеш, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләргә керештеләр. Аннары якын ук килеп аяктан кочаклап алдылар.