Сугыш хикәяләре - страница 12
–Бәлки партизаннарга кушылгандыр?
–Белмибез шул, әни белән үзебез дә шулай уйлыйбыз. Үзебезнекеләр килгәннән бирле юлдан күз алган юк инде. Сез килгәндәй кайтып керсә нинди кызык булыр иде.Сезнең белән түгелдер шул әти, югыйсә кереп чыкмыйча узып китмәс иде. Бәлки күптән дөнъяда ук юктыр, – диде кыз тагын да боебырак.
–Алай өметсезләнмә әле, Вера. Бәлки сез окупациядә булганга гына хәбәрләшә алмый торгандыр. Сабыр итегез!
–Шулай булса нинди шатлык булыр иде.
Вераның күзләрендә шатлык очкыннары ялтырап китте.
Безгә атларны эчереп арпа бирергә кирәк иде. Йортка, атлар янына чыктык. Вера да бездән калмады. Ишек алдыннан алып бер чиләк су бирде дә, чиләк бушап калу белән, яңадан коега йөгерде.
Атларга берәр котелок арпа бирдек тә, шактый искергән баскыч өстенә барып утырдык.
–Йорт тузган, – диде старшина, тәмәкә янчыгын чыгарып, – күптән ир-ат кулы тимәгән.
Мин дә йортка күз салдым. Каралты башлары, өй төбәсенең саламнары череп, уелып төшкән чокырда алабуталар үсеп утыра. Җил капканың һәм йорт тирәсендәге киртәләр таралырга торалар.
–Абыйлар, атларга тагын су алып килдем, эчеримме? – дип капкадан Вера килеп керде.
–Ашап бетерсеннәр инде, кызым, аннары эчерербез дә юлга чыгарбыз.
–Китәсездә мени инде? Ял итеп кунарга иде. Кояш баерга да күп калмады…
–Юк, Верочка, без хәрби кешеләр. Болай да иптәшләрдән бик күп артка калдык. Берәр авылга кереп кунарбыз да, иртәгә төшкә таба бәлки үзебезнекеләрне куып җитәрбез.
Старшина кызга туры карап торды да, сүзен дәвам итте:
–Минем дә кызым алтынчыда укыйдыр, малаем дүртенчедә…
–Анда немецләр булмадымени, абый?
–Юк, барып җитә алмадылар.
–Менә нинди бәхетлеләр, – диде кыз шатланып, немецләр булмаган җирдә кешеләр бәхетлеләр. Менә сез дә исәннәр.
Без өйгә кереп, карабин, кылыч һәм сумкаларны тактык та, биштәрләрне алып атлар янына чыктык. Мин атны иярләгәндә Вера минем Милканың башыннан сыйпап, ялларын тараштыргалап алды.
–Минем әти дә шулай сезнең кебек атка атланып кайтып керсә, нинди шатлык булыр иде, – дип сөйләнде. Мин ничек тә кызны юатырлык сүзләр эзләдем.
–Исәнлеген телә, сеңелем, исән булса бер кайтыр, – дип ияргә менеп атландым.
–Я, Верочка, бик зур рәхмәт. Шатлыклы очырашулар телибез сиңа!
–Рәхмәт инде, абый, яхшы сүзегезгә. Сез кергәч уңай булып киткән иде дә, инде китәсез дә… Ичмаса әни дә кайтып өлгермәде.
Ул йөгереп барып капканы ачты да, безгә карап тора башлады. Аның карашы моңлы, хәсрәтле иде. Ул карашларда сугышка киткәннән бирле хәбәре булмаган әтисе, немецлар куып киткән абыйсы язмышы турында тирән борчылу чагыла иде.
–Исән бул, Вера, зур рәхмәт сиңа!
–Хәерле юл, абыйлар, җиңеп кайтыгыз!
Бераз киткәч мин борылып карадым. Вераның моңсу, ябык йөзендә елмаю чагыла иде.
… Вераның сөйләгәннәре дөрес булып чыкты. Җиде-сигез километрлар киткәч, караңгы төшкәндә үр төшеп, “бәлки шунда кунарбыз” дип бер авылга килеп кергән идек, авыл яндырылган булып чыкты. Сул якта ничектер янмыйча калган өй каршында атып үтерелгән тана ята. Арырак узган идек, янган өйләрнең капка төпләрендә атып үтерелгән сыерлар… Өйләр, каралтылар, барысы да яндырылган. Янып бетмәгән баганалар, бакча киртәләре генә тырпаеп торалар.
–Ерткычлар, кабәхәт яннар, авылны кич яндырганнар, ә малларны атып йөргәннәр… –дип сүгенәм мин.
–Кешелекләрен югалткан ерткычлар алар, – ди старшина ачуланып, – кара инде, бу хайваннарның алар каршында ни гаебе бар!?
Без урамны аркылы чыгып, елгага төшә башладык. Җил уңае булмаганга гына безгә тоелмаган икән. Елганы чыгып икенче яктагы урамга җитә башлаган идек, төньяктан искән җил белән түзеп булмаслык авыр ис борынга килеп бәрелде. Гади янган ис кенә түгел, терлекләр, кош-кортлар янган авыр ис, хич түзәрлек түгел, сулыш алып булмый торган, тончыктыра торган ис.