Убырлар уянган чак - страница 16



– Әйдә, базларына төшмәбез, фонарь белән генә яктыртып карарбыз. Өстән генә.

Айрат баш селкеде.

– Картый хәстәрен күрергә кирәк. Аны базда яткызып булмый бит. Әйдә, әнигә әйтәбез.

Мондый уйның минем башка килмәвенә үкенеп куйдым. Югыйсә, Айраттан өлкәнмен дә бит инде. Безгә башта ук шулай итәргә иде.

– Киттек!

Айратларга барып, күргән-белгәннәребезне туган апа белән уртаклашсак, бөтен шомнарыбыз таралыр сыман иде. Шуңа да без ашкынып кайттык. Безнең кебек егетләргә урам буйлап йөгереп йөрү килешмәгәнен дә уйлап тормадык. Элдердек кенә.

– Әни өйдәдер ул, – диде Айрат капка төбенә килеп җиткәч кенә,– Икенче көн инде эшкә чыкмады.

Өй ишеге ачык иде.

– Әни!

Җавап ишетелмәде.

– Әни!

– Туган апа!

Без өйгә кердек. Кеше заты юк иде. Мин шомланып баз капкачына карап алдым. Ачык түгел.

– Бәлки абзардадыр?

– Карыйк соң…

Мал өендә дә, мунчада да, келәттә дә юк иде.

– Печәнлектә түгел микән?

– Ишекләре ябык бит.

– Анда эчтән дә кереп була. Әни! Әни!

– Бәлки, берәр ахирәтенә киткәндер? – Тик бу сүземә үзем дә ышанып җитәлмәдем, – Хәер, кемгә барсын инде…

Айрат абзар эченә кереп лапас түбәсенә менә башлады. Мин югарыга күз салдым да аның чабуына ябештем:

– Туктап тор! Анда караңгы.

– Әни! – Айрат берничә тапкыр кычкырды да аска төште, – Монда түгелдер ул… Шулай да тышкы ишектән менеп карыйк әле…

Без сәндерәнең ике як ишеген дә ачып куйдык та баскыч буйлап өскә үрмәләдек. Менеп җиттек кенә дигәндә ниндидер җан өзгеч тавыш ишетелде. Ул бала елавын да, хатын-кызның ярсып кычкыруын да хәтерләткән кебек иде. Аның нәрсә икәнен күргәч, баскычтан егылып төшеп китә яздык. Бу кош-кеше иде. Без аның ыржайган тешләрен күрдек. Газаптан акайган күзләрен. Нәрсәдәндер качып котылырга теләп чәбәләнгән зур канатларын. Бары тик бер мизгелгә генә күреп калдык. Һәм ул шундук ялкынга уралды да кинәт шартлап юкка чыкты. Безнең битләргә, куркудан һәм гаҗәпләнүдән ачылган авызларга сасыган ит кисәкләре чәчрәде. Мин шундук укшырга тотындым. Айрат җан әрнүе белән кычкырып җибәрде:

– Әни! Әнием!

Һәм печән өстендә яткан гәүдәне барып кочаклады. Мин дә, барсын да онытып, шунда атылдым. Бу, чынлап та, туган апа иде. Тик ул базда үлеп яткан картый сыман боздай салкын, һәм, кешедән бигрәк, курчакны хәтерләтә иде.

– Әни! Үлмә! – дип үкседе Айрат, аны кочаклап, – Терел, әнием! Терел!

Мин мондый коточкыч күренеш алдында көчсезләнеп катып калдым. Мин нәрсә эшләргә кирәген дә белми, белсәм дә берни дә эшли алмас идем. Айратның әнисе үлгән иде. Ул вампирга әйләнгән иде.

– Әни! Әнием! – дип үкседе Айрат, —Әнием, үлмә инде…

Туган апа кинәт күзләрен ачты. Аның күзләре ниндидер сәерлек белән балкый, җанны өшеткеч бер ялкын булып яна иде. Иреннәрен кыбырдатып алды. Елмайды. Юк, бу елмаю түгел, бу гарипләрнең тартышуы, үзенең көчсезлеген тойган явызларның ыржаюы иде. Ул башын калкытып куйды һәм азау тешләре иреннәрен ертып бәреп чыкты. Айрат моны сизмәде.

– Әнием! – дип үкседе ул, – Әнием, бәгърем…

Туган апа Айратның муенына үрелде. Ләкин бу аңа бик авыр иде, ул тартышты, авызыннан ысылдауга охшаш аваз бәреп чыкты. Ләкин ул бирешмәде, калтыранган куллары белән Айратны кочаклап алды, ниндидер сукыр бер көч белән үзенә тартты. Кинәт аның йөзе шәм кебек эри башлады, Айратның җиңенә, аннан печән өстенә агып төште, ахырда бит сөякләре белән, тамуг утыдай янган күзләре генә торып калды. Һәм ул ялкынга уралды да шартлап тирә-якка чәчрәде.