Убырлар уянган чак - страница 17
– Әнием! – дип үкседе Айрат, сасыган ит лайласыннан юешләнгән печәнне учлап йолка-йолка, – Әнием!..
Мин нәрсә эшләргә дә белмәдем. Гәүдәм генә түгел, ә аңым да, хисләрем дә катып калган шикелле иде. Юк… алай да түгел… Мин бу халәтне берничек тә, бернинди сүзләр, бернинди буяулар, бернинди тавыш белән дә аңлата алмыйм… Аңлатасым да килми… Вакыты җиткәч, үзегез кичерерсез…
Кинәт сәндрә төбендә печән кыштырдады да кеше шәүләсе шәйләнеп китте. Мин аның базлап янган күзләрен күрдем. Күрдем дә карашымны читкә алдым. Күзләремне чатырдатып йомдым. Шул мизгелдә аңым уяндымы, әллә бөтенләй аңсыз рәвештәме, Айратның өстенә ташландым. Аны, куркудан котырынган хәрәкәтләр белән тарткалап, ишек ягына сөйрәдем. Аның моннан китәсе килми иде.
– Әни! – дип илерде ул, – Әникәем…
– Айрат! Һушыңа кил… Айрат, дим…
– Кит, дим… Китегез моннан! Шайтаныма олагыгыз! Әниемне кайтарыгыз миңа! Әниемне!!!
Без ярсып көрмәкләштек. Айрат миңа кызганыч иде. Аны монда калдырсам да, үзем белән өстерәсәм дә хәлен берничек тә җиңеләйтә алмыйм. Әтисе моннан ике ел элек кенә ферма малларын коткарам дип янып үлде. Хәзер менә – әнисе… Аның илереп кычкыруы җанымны телгәли, йөрәгемне әрнетә.
– Җибәр мине! Әнием янында калдыр! —дип үкси ул,– Миңа хәзер барыбер… Минем өчен барсы да бетте…
Тик мин аны монда калдырырга теләмим, дустымны югалтасым килми. Ләгънәткә юлыккан шушы авылда үземнең дә япа ялгыз каласым килми. Мин үз-үземне белештерми ишеккә сөйрим. Ул карыша, сәндрә киртәләренә ябешә, былтырдан бирле ятып басылган печәнне йолка. Мин бирешмим…
Кинәт дөнья убылды, без җәһәннәмгә очтык…
Күз алдында ут шарлары биешеп алды…
Авылның кыйпылчыклары күренеп калды…
Һәм барсы да кинәт юкка чыкты…
Бушлык.
Бушлык.
Томан.
Куе томан акырын гына таралды да маңгай уртасына куелган йомырка сарысыдай яктылык шәйләнде. Томан бөртекләренең гүләп өерелүен үле тынлык алыштырды. Чыдап булмаслык каты тынлык. Һәм шул тынлыкны ертып ягымлы да якты бер моң сузылды:
– Илһам…
Мин сискәнеп киттем.
– Илһам, син исән бит… Син бит исән, Илһам!
“Мин исән… Исән…”
– Илһам, үлмә! Ташлап китмә мине…
“Мин… исән… Мин Илһам…”
– Миңа син шундый якынсың… Мин сине… Илһам, мин бит сине… Эх…
“Нәфисә?!.”
– Мин бу, Илһам. Минем синнән аерыласым килми.
“Минем дә, Нәфисә…”
– Кил яныма, Илһам!
Мин күзләремне ачарга теләдем. Тик керфекләрем бер-берсенә бәйләнгән кебек иде.
– Кил яныма.
“Кайда соң син? Кайда син, Нәфисә?”
– Мин монда… Абзарга кер…
“Мин абзарга керәм. Хәзер керәм”
Торып басарга уйладым, тик калкыну белән кул-аякларымның чәнчелеп авыртуын тойдым. Тик Нәфисә янына бару теләге алдында болар кечкенә иде. Мин тешләремне кысып абзар капкасы ягына тәгәрәдем.
– Минем сине югалтасым килми, – дип пышылдады назлы тавыш,– Яныма мен, Илһам.
Шушында гына баскыч булырга тиеш иде. Мин кулларым белән капшанып аның аратасын эзләдем. Озак эзләдем. Таптым. Аңа чатырдап ябышып өскә шуышырга тырыштым. Тик хәлем җитмәде, озак кына асылынып тордым да көчсезлегемә рәнҗеп түбәнгә шуып төштем.
–Илһам, мен яныма, җаным!
“Мин менәлмим, Нәфисә. Үзең төш. Мин… менәлмим…”
–Мин төшәлмим, Илһам…
“Төш!”
–Син шундый җебек егет мени?!
Әллә кайдан килгән кодрәт белән керфекләремне аердым. Көн яктысы күзне телеп үтте. Тик Нәфисәнең сүзләре салган әрнү янында ул чүп кенә иде. Мин авыртудан һәм гарьлектән ажгырып баскыч аратасына ябышып торып бастым, әллә нинди сихри кодрәт белән югарыга үрмәләдем.