Вперед – в прошлое – 2011! Часть 2 - страница 16
Хатын-кыз татар милли костюмы ансамбәл: енбаш киеме калфак, милли күлмәк, камзул, алъяпкыч, күкрәкчә (хәситә), бизәнү әйберләре, читек кергән.
Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Ак сәйләннәр белән күпертеп эшләнә ул. Элегерәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кәинг. Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккәннәр, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барганнар. Алай гына да түгел, ул әле-йола киеме әд саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.
Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. ХVII-ХVII гасырларда хатын-кызларның өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш кименнән килеп чыккан дип исәплиләр. Ничек итепме? Башлыкнңы каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын әи сартка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар.
Бала иәткле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый. Күлмәкне бер генә төсле тукымадан-атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәлгәннәр. Хатын-кызлар күлмәкләре иркен итеп тегелгән, ә итәкләре тагын да киңрәк булган.
ХIХ-ХХ гасыр башында киеәмрненә карап, хатын-кызның кайсы катлам кешесе иәнкен әйтергә мөмкин булган. Бай хатынкызларының күлмәкләре ефәктән булып, төрле алтын-көмеш җепләр белән чигелүе белән аерылып торган. Гади татар хатын-кызларының исә гади ситсыдан бала итәкле итеп тегелгән булган.
Алъяпкычлар хатын-кызлар киеменең бер элементы булып саналган. Казан татарларында ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булган. Татар кызларының алъяпкычлары зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Алъяпкычның бизәкләренең мәгънәләрен күз алдында тотып чиккәннәр. Мәсәлән, бизәктә лалә-яңарыш чәчәге, роза чәчәге-матурлык, мәхәббәт билгесе, кашкарый-озын гомер символы, ә гөлҗимеш, миләш-бәхет китерүче үсемлекләр дип саналган. Элек татар кызлары “канатлы”, баләак леи талъяпкычлар кигәннәр.
Чигүләре чәчәкләрдән, яфраклардан, татар биәзкләреннән гыйбәрәт булган.
Бизәнү әйберләре татар хатын-кызы киеменең аерылгысыз өлеше саналган. Гомере буе йөрткән ул аларны. Күз тиюдән сакласын дип, кечкенәдән үк кыз баланың колагына алка такканнар. Чәчүргеч, беләзек, төймә-муенса, хәситәләр дә яман күзләрдән саклый дип уйлаганнар.
“Татар кызын иң элек ишетәсен, аннары гына күрәсең”, -дигән гыйбарәне беләсез микән? Чыннан да, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган-атлаган саен чылтырап торганнар алар.
Өске аяк киемнәре арасында татарларда үрелгән, тире һәм басылган аяк киемәрне киң таралган була. Хатын-кызлар өчен читекләрне аерым технология буенча тегәләр: бизәкләр тукыма өстенә тегелми, ә махсус җөйләр белән тоташтырыла. Бу җөй “татар җөе” дип атала. ХIХ гасыр урталарына кадәр читекләр йомшак табанлы булса, гасырның икенче яртысыннан каты аслы һәм үкчәле читекләр эшләнә башлый. Татар халкы яланаякка иң элек тула оек киеп, аның өстеннән үрелгән яисә тиредә тегелгән аяк киеме; аяк чолгавы дип аталган эчке аяк киеме өстеннән читек кия торган булганнар.