Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 4
Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә.
Артканы – яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куакта чикләвек булмый. Милләтләр – әнкәбез Табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары.
Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә, гашыйклар сыман, назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә.
Имән тарихның үзе сыман тирәннән – җир күкрәгеннән гүли.
Кылганнар, дулый-дулый, офык аръягына ашкына.
Язган шигырьләребезне, рәсемнәребезне, җыр-биюләребезне генә алып карагыз.
Кавказ халкы, кайнар кыя ташына басып, табаны пешеп өтәләнгәндәй, очына-очына бии. Башкорт офыкның аръягына чыгардай булып ашкына. Мари үзенең карурманында мүк җиләге җыйган шикелле тыпырдый. Ә татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар. Кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию.
Иманым камил – азат Болгар халкы болай биемәгәндер!
Ә бүгенге биюләребезне караганда сыкранам – коллык биюләре…
Хәер, шул ук «Карурман» дагы шикелле яшерен сыкрану авазы түгел микән соң бу? Иҗат кешеләре азат булган халык кына чын мәгънәсендә азат була ала шул.
Тирән фикерләр күп булыр, азат фикер кирәк.
Кайчан җырлыйсы килә? Әлбәттә, язын тау түбәсенә менеп, калкынып-яшәреп килгән дөньяга күз салгач! Ходайның Үзенә якынаю галәмәте мәллә бу? Төшкән саен сүз дә түбәнәя… Безнең халык җырларына геологик тирәнлек тә хас. «Шахтёр җыры», ни галәмәттер, бүтән бер генә халыкта да юк бугай. Татар зимагурлары язмышы… Алар җырларындагы иронияне, әче юморны, рәнҗеш-сагышны нинди генә әсәрләрдән табып булыр иде икән? Шәриф Камалда булса гына инде…
Татар шигыренең язмышы әнә шул тирән шахта төпләренә үк төшеп тамырланган. Мәскәүдә минем белән бергә укыган рус прозаигы Плетнёв – гомерлек шахтёр – болай дип уфтанды:
– Зульфат, браток! Без анда, җир астында, сукыр тычкан кебек казынган арада, сыртларыбызга әллә кемнәр менеп атланган лабаса! Забойда минем татар белән рустан башканы күргәнем юк!
Менә сиңа «Шахтёр көе», зимагурлык, «Карурман»… Тук илләрнең тук шигъриятенә иярү безгә төс түгел. Ач булып кыланган тук хәле безгә аңлашылмас.
Дөньяда Пушкинның «Евгение», Тукайның «Бәрәңге көе» бар.
Чын шигырь кикерүдән түгел, «Уф Алла!» дан башлана. Ул – ачы язмыш.
Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да, «Бу юлдан ул узган!» дип горурланабыз. Бу һәркайда шулай. Әмма бөек шагыйрә Марина Цветаеваның Татарстанга бәйле көннәре турында әрнеп-сыкрап, тетрәп кенә әйтергә мөмкин.
Бу көннәр – Шекспир каләменә генә лаек трагедиянең җан өшеткеч финалы. Юк, бу фаҗига өчен Татарстанның да, халкыбызның да тамчы кадәр дә гаебе юк. Бөек шагыйрәне гомеренә дөнья буйлатып айкап-чайкап йөрткән язмыш чая һәм афәтле бу шәхес өчен Алабуганың аулак йортында элмәк әзерләп куйган булган. Аның иҗаты – эчендә кош тырпылдаган сүзләргә әверелгән фаҗигале музыка. Аны аңлар өчен, тояр өчен дөньяның гадәти үлчәмнәрендә генә калу җитми.
Кыргыйлыктан чыгып, Тәңрегә йөз юнәлткән җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең кадерен белә башлады. Менә шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел… Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара.
Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым.