Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 5



Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе – шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.


Туганлыкның кан тибеше – шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка – Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды.

«Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетнең башларын» – бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият – дога. Шигърият – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать.

Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь – назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь – чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла…

Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та түгел бер авылда – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды.

Шагыйрьне язмыш тоташтан эзәрлекли икән. Күп еллар узса да, куып җитә, каршысына чыгып баса икән. Шигырь – язмыш.

Сүземне йомгаклап, сезгә шигырьләр укытасым килә. Шагыйрь хакында гына түгел ул. Ул шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында. Язылу тарихы – шигырьләрнең үзендә.

Зөлфәт

1992

I

Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —
Даладагы учак яннарында
Тыңлыйсылар килә үзеңне!

Ходай сулышы

Инде кайтмас яшьлек
Йә якында,
Йә еракта учак кабыза,
Якын-ерак айкала да ялкын,
Бәгырьләрне өтә… Җан сыза!
Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьлек
Уңны-сулны белмәс булганга —
Кагылганмын былбыл оясына
Һәм басканмын кара еланга…
Дөрли генә яшьлек, ут шикелле,
Сүнмәс, капмас өчен кабынган —
Кичке шәфәкъләрдә учак кабыз
Кичәге таң офыкларыннан!..
…Ходай сулыш өргәч, җан кергән бит
Безгә —
сынга —
үзле балчыкка!
Бәлки… тагын сулыш өрер Ходай?
«Җитте…» димә, йөрәк, ашыкма!
Ут йөгергән икән шул сулыштан
Сулык-сулык типкән бу канга, —
Димәк,
сөю булып килеп кердең
Үзең гомер итәр Ватанга!
Билләһи, дим:
гомер дигәнебез,
Еллар белән санап карасаң,
Мең афәтле еллар түгел һич тә —
Мәхәббәтле еллар лабаса!
Чәчләремне җилләр тараганда,
Уйларымны еллар тарады —
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Кара елан миңа сайрады.
…Ник тоташтан гашыйк булам һаман?
Алгысытыр еллар күп мәллә?
Ходайның бер Кашка Тәкәсеме?
Яшәр җирем Изге Күк мәллә?
…Туймас-төкәнмәс бу гыйшкым өчен
Ни диярмен анда – азакта?
Яратудан кылган гөнаһларым
Саналмасмы икән савапка?
Уйнаклап кан,
әйбәт җөмләләрне
Яшьтән шигырь итеп мин шаштым —
Болар миңа савап саналмас шул…
Болар —
минем бетмәс гөнаһым!
Китмәс өчен килде, ахры, яшьлек…
Тетрәп,
дөнья онытылганда
Кагылам гел былбыл оясына
Һәм…
басам гел кара еланга!
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың, —
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..