Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь - страница 6



Упкын төпләрендә гөлләр үскән
Кыяларны белеп сайладым…
Мин
былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын.

Җиде юл чаты

Әллә нинди яман бер киная,
Ым бар сыман тоя күңелем —
Белгәнгәме кемне йотканлыгын
Мең тугыз йөз утыз җиденең?
Язмыш шулай сайлаганмы әллә
Иҗади җан сулар вакытны?
Дәшкән еллар
Дантесларны түгел —
Күн киемле бозбаш маңкортны!
Гигант илнең табигате шундый,
Һаман да шул шомлы җил исә —
Күр —
Пушкинны кача-поса җирләү
Нәкъ безнеңчә – утыз җидечә!
Тарихыңнан кая качмак кирәк? —
Гүзәл храмны бу ил бар кылган…
– Бүтәннәргә төземәсеннәр! – дип,
Осталарның күзен чукыган.
…Сәер «җиде» һаман җанга тиде —
Егерме лә җиде яшендә
Үлеп, халкын Тукай ятим итте…
Артык сергә мәллә төшенгән?
Афәт арты афәт… Бу зур илгә
Кем каргышы тиде? Ник тиде? —
Октябрьле бер ел ымсындырды! —
Тик ул —
мең тугыз йөз унҗиде…
Хәер, дуамал ил сан тылсымын
Санга сукмас иде… Болай да
Элеп кенә ала, селкеп сала —
Җан котыла качып Ходайга…
Белми генә китте микән Пушкин
Газраилнең атта җиләсен —
Шагыйрьләрне дуэльләрсез генә
Аулар утыз җиде киләсен?
Юньле илдә юньле шагыйрьләрне
Көтәр иде җиде юл чаты…
Ил шагыйрьсез калмас… Әмма бу ил
Күпне алды… Азны югалтты —
Азны… тере язны югалтты!

Нәсел тамгасы

Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз…
Әткәемә килеп ирешкән ул…
Нәсел тере! Исән калганбыз!
Ул тамганы әткәй,
өй салганда,
Балта белән чапты нигезгә. —
Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!
Бу тамгада —
адәм, фикер, очыш…
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга —
Бу тамганы сулар агызмасын,
Бу тамганы утлар алмасын!
Сукбай каны түгел —
тамырында
Борынгыдан килгән кан яна! —
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!

Ишетелми ләкин кайтаваз

Сеңелләрем Халисә һәм Әнисәгә,

кияүләргә – Кәбир һәм Торсынтайга

I
Казах күзе урманнарны сөймәс,
Дала кирәк казах күзенә —
Ат чаптырыр киңлек кирәк аңа,
Җилпесен җил казах йөзенә…
Торсынтай гел миңа әйтә иде:
«Авылыгыз матур, и Зөкә!» —
Ләкин урманда мин базда сыман,
Күз күнеккән минем киңлеккә!
…Җиз казыган Җизказганга төшәм,
Мин шахтага төшәм – тирәнгә.
Катламнарда ургый иблис уты,
Җәһәннәмгә иңдем мин – бәндә.
Җизказганның ачык шахтасы бу,
Җир урталай гүя ярылган,
Җәһәннәмнең уты, билләһидер,
Нәкъ шушыннан гына кабынган.
Сөрелгәннәрне син исеңдә тот,
Тоташ бәйле килеш чакларны…
Сөргәннәр дә богау кидергәннәр,
Утыртканнар безнең татарны!
Күпмеләрне тукмап интектергән
Җизказган бу… Алар ут йоткан…
Шуларны гел уйлап, чал башымны
Иеп тынып калган минутлар…
Кыз туганнар гомер иткән ил бу!
Чәчәк ата җилдә сарана;
Кайнар дала җиле искән чакта,
Сараналар җилгә карана…
Упкын сыман шахтага мин төшәм,
Урап төшәм
Җирнең җанына.
Туктыйк, Кәбир кияү!
…Минем куллар
Җирнең йөрәгенә кагыла.
Белмәгәнмен яшәү кадерен мин,
Аңламаган икән мин аны —
Җирнең йөрәгенә кул тидергәч,
Аңладым мин бераз дөньяны.
Далаларың чиксез, казах җире,
Абайлы җил уйлар уйлатты —
Йөрәгемә тулды иркен уйлар,
Йөрәгемә чиксез моң ятты…
II
Җизказганның
Ачык шахтасына
Төшү генә түгел бу миңа —
Җир йөрәге сулык-сулык килеп
Торды сыман минем алдымда.
…Катламнардан,
 җәһәннәмдәгедәй,
Сәер томан тоташ бөркелә,
Әйткән сыман:
– И бер көнлек бәндә,
Ниләр генә кылдың бу көндә?
Кратерларга төшкән кешеме мин?
Менә бүген ишетәм йөрәген!
Иң гаҗәбе – гел беленә икән
Өстә кемнең нишләп йөргәне!
…Җан җылысы
Шахта төбендәге
Җылыдан да юкса җылырак…
Җирнең йөрәгенә юл – афәтле,
Кеше йөрәгенә юл —
Ерак!..
III
Җизказганның җәйге җилләр искән
Даласының күге чалт аяз.