Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр - страница 2



Банкир яки гади эшмәкәр.
Куркытып йә буйсындыра алып,
Дәүләт барыбер үзенә эшләтәр.
Кайвакытта алдау алымнары,
Үз үзенә төяп салымнар.
«Сиңа кала… шактый күбе әле,
Бер мең яки бер мең ярымнар.»
Дәүләт безне туйдыра бит диләр,
Хәкимнәрне артын сөйгәннәр.
Айный алмый яңа бәйрәмнәрдән
Алар җырлый торган көйләрдән.
Файда сүзе адаштыра ала,
Ихлас кына кебек күңелне.
Барып җитү генә күрсәтә шул,
Дөрес юлдан бару түгелне.
Колхозчы һәм горур эшче иде,
Эшмәкәрләр хәзер гөрләтә.
Дәүләт кешеләре дигән булып,
Түрәләргә акча түләтә.
Эшмәкәр ул олы дәрәҗәдәй,
«Үз эшенең кеше хуҗасы.»
Табышлары дәүләт абзыена,
Эшмәкәргә эше, нужасы.

Югалтмаска

Югалтмаска иде, югалтмаска,
Югалтмаска сүзләр биргәнне.
Бер генә уй башта булган чакта,
Гомерлеккә диеп, сөйгәнне.
Ашыгулар сәбәп була алмый,
Вәгъдәләрең очса җилләргә.
Кайтавазлар кабат сәлам бирер,
Югалтулар булып килгәндә.
Бәхет юклык кебегерәк әйбер,
Алыштырыр якты юлларны.
Эзләгәндә вакыт кына әрәм,
Башка табалмаслык булганны.
Югалу ул төшеп калу гына түгел,
Юлсыз калу алга барганда.
Үкенүләр бары акланудай,
Бер ялгызың шулай калганда.
Сүнгән учак җылы бирә алмый,
Күпме генә утын яксаң да.
Үткәннәр бит кире кайта алмый,
Күпме генә уйлап ятсаң да.
Көтәсе юк инде югалтканны,
Өмет көче монда ни кыла.
Чәлпәрәмә килә пыялалар,
Пәрдә булганнары ертыла.
Югалтуның шуңа хакы кыйммәт,
Сакламаган өчен булганны.
Бәхет дигән серле- Ул агачны,
Һәрчак җимеш бирә торганны.

Югалту

Югала тапканнар, булганнар,
Булмаган әйбер бит югалмый.
Кадерле һәм якын булмаса,
Тормышта югалту була алмый.
Килмәгән кунаклар, китә дип,
Күңелне ямансу итмидер.
Акыл да югалмый булмаса,
Кызганыч, күп вакыт-җитмидер.
Булмый да шикелле югалту,
Тирә як бушлыктай торганда.
Хисләргә урала алмыйча,
Күңелең «чип чиста» булганда.
Иң кирәк әйберең ниләр соң,
Югалып кәефне кырырлык.
Үзеңә иярә алмаслык…
Бары тик авыр йөк булырлык.
Дөньяның байлыгы югалмый,
Кала тик, синнән соң хуҗасыз.
Бары тик, исраф вакытлар,
Югалту була алмый нужасыз.

Юлда без

Без яшибез җирдә гади генә,
Язмыш дигән юлдан барабыз.
Әзер юллар кайчак ошап бетми,
Үзебезчә итеп салабыз.
Үткән юллар шуңа төрле була,
Кузгалып та бер үк ноктадан.
Сирәк бит ул юлдан аручылар,
Барулардан үзе туктаган.
Куркынычы: юлсыз калу җирдә,
Булмаганда барыр җирләрең.
Кем өчендер… буйсынучы булып,
Кол булгандай җиргә килгәнең.
Түрәләрне дәүләт туйдырганда,
Сиңа кала алар биргәне.
Буйсынуың синең кулларыңнан,
Язмыш түгел дәүләт дигәне.
Заманача коллык кануннары,
Яңаралар – тора үзгәрә.
Кеше җуя иреген, күнегә ул,
Коллык дигән авыр сүзгә дә.
Җирдә кеше тигез яратылган,
Язмыш дигән күпме вакыт бар.
Үзебезгә бәйле түгел мени,
Ниләр кылып узган вакытлар.
Кануннарны санга сукмый гына,
Шактый юлыбызны узабыз.
Барыр юллар анык булмаганда,
Кая барып, кайда булабыз.
Имансызлык, коллык көтүендә,
Ничек соң без кеше булмакчы.
Соң булса да уйланырга иде,
Язган юлның барысын узганчы.

Бер арба

Юлларның төрлесе очырый,
Таулары… чокырлы җирләре.
Арбалар ярышы шикелле,
Дөньяның йөзләгән илләре.
Хурласак, мактасак, еласак,
Барганда бер олы арбада.
Караудан ни файда борылып,
Курыкып артка да, алга да.
Сикәлтә юллары, сазлары,
Иләкләр шикелле арбалар.
Өметләр сүнеп үк бетмиләр,
Егылып төшмәсәң арбадан.
Арбасы тузган шул күберәк,
Кыймылдый алмыйсың утырып.
Кучеры, арбасы, беткәндәй,
Искереп, картаеп, бозылып.
Кызганыч, бер арба иленә,
Ашыга… ә кемдер иренә.
Кайталмый ул кире борылып,
Бик тыныч… яшәгән җиренә.

Юлны табып

Үз юлымда калдым һәр вакытта,
Алыштырып аны тормадым.