Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр - страница 5



Бәхет сарайлары төзүче.
        ***
Кемгә карап кем буласың,
Үз язмышың булмаса…
Хыялларың өметләрең,
Хәтереңдә, тормаса.
Кешенекен кабатлаулар,
Ул кешене кем итә.
Күпме генә тырышсаң да,
Бер үлчәмгә, ким итә.
Кабатланмый бер язмыш та,
Язмыш асылы шунда.
Үз юлыңны табу мөһим,
Чыккансың икән юлга.
Игезәкләр аерыла
Туып бергә анадан.
Попугайлар яратылган,
Кабатларга яңадан.
Кәсепләр дә төрле, төрле,
Игенче, йә күмерче.
Кайчандыр хезмәте белән,
Үзен данга күмүче.
Кемгә акча, кемгә мактау,
Бергә бик тә сирәк шул.
Хәзерге замана өчен,
«Жайлашу"лар кирәк шул.

Үз урыны

Хатын кызның үзе матурлыгы,
Үзе сыйфатлары ир атның.
Күңел кабул итми «колготкилы»
Хатын кыздай булган ир атны.
Ир ат кебек… өсне яратучы,
Башның башы булып алучы.
Ирдә түгел, хатын кыз да,
Ике арада булып калучы.
Ике холык бергә буталганда,
Кем хуҗада, кем соң бикәсе.
Бер басмада ике тәкә кебек…
Кем беренче чыгып китәсе.
Ике кулның… уңы, сулы була,
Ике сыңар булмый пар канат.
Ике мужик, ике бикә булып,
Дилбегәне «бергә"тарткалап.
Тәбигатнең кануннарын бозып,
Җирдә була аламы уң эшләр.
Бер рульдә ике кеше булса,
Машиналар юлда ни эшләр.
Дөнья сынавының яңалары,
Кем пассажир кемнәр шоферлар.
Машинада шоферлар бетүгә,
Ишекләрне кемнәр ачырлар.
Үз урыны һәр әйбернең була,
Әллә кайчан язып куелган.
Фаҗигалар юлы ачылмасын,
Тормышлардан ясап уеннар.

Үз 90 ы

«Үз туксаны» диләр бу дөньяда,

Үз сүзлене, кире …бүгенге.

Йөз кирәге, истә тора алмый,

Туксан әле… йөз үк түгелне.


«Туксан тугыз» ул кимсетү сүзе,

Бер берәмлек житмәү бары тик.

Йөзне кабул итүчеләр өчен,

Туксан санын… олы сан итик.


Кеше йөзе сан түгеллә баса…

Карыйлар бит аның йөзенә.

Иярә дә чыга… күңелдәге,

Ул сөйләгән санлы сүзенә.


Бер мизгеле генә кешеләрнең,

Бу дөньяда төрле булуның.

Жавабы да: шуның өчендер дә,

Төрле гамәлләрне кылуның.


Акылына карап, ниятләре,

Ниятенә күрә, гамәле.

Шөкеренә алмаш кебегерәк,

Язмыш аңа биргән сәламе.

Ут белән уйнап

Дөньяда без ниләр кылдык,
Кешелектә булганда.
Санап карыйк, искә алыйк,
Үткән, җирдә, елларда.
Алырга яратабыз да,
Биргәннәрне чутлыйбыз.
Иртәгә ниләр буласын,
Уйлаулардан туктыйбыз.
Сатып алмакчы булабыз,
Сәламәтлек, шатлыкны.
Күрмибез дә, аңламыйбыз,
Әллә, барсын… ваттыкмы.
Ахырзаман әкияттер,
Дөнья ул бетә алмас дип.
Безнең өчен җавап чоры,
Тиз генә җитә алмас дип.
Имансызлык – дәрәҗәдәй,
Куркытмый берәүне дә.
Кирәк диеп санамыйча,
Бурычны түләүне дә.
Үзебез чакырабызмы,
Әфәтләрнең яңасын.
Җирдә чакта ук онытып,
Гөнаһ өчен янасын.
Җансыз дөнья алда кебек,
Безне баскан бөҗәкләр.
Машина чүплеген җирдә,
Кемнәр кайчан күзәткән.
Бар ишекләр җил капкасы,
Кирелеп ачылганнар.
Җиле дә юк, давылы да,
Барысы… басылганнар.
Кайчан гына күпме халык,
Яшәгән бу җир… булып.
Барысы да калган кинәт,
Тимер чүплек көл булып.
Мәшхәр сүзенең асылы,
Күрмичә аңланмый шул.
Ярлы җанга, бай тормышлар,
Барыбер санланмый шул.

Уйлар, хисләр

Шигырь булып чыга эчтәгеләр

Буш урыннан берни чыга алмый.

Чишмә кебек. күпме ага икән

Бер ничектә ул буш була алмый.

Кайвакытта, үтә күренгәндәй,
Хисләр белән тулган күңелләр.
Ихлас хисләр урын сорамыйлар,
Алар аңа мохтаж түгелләр.
Тулып түгелсәләр, түгеләләр,
Күңелләргә алар үреләләр.
Маңгай күзләренә алар түгел,
Күңел күзләренә күренәләр.
Тәржемәсе кирәк булган кебек,
Язган белән уку юлында.
Аңлар өчен, тирән яшерелгән,
Нинди хисләр булу турында.

Уйлар барда

Уйлар безне аптыратып куя,
Дөнья кай җирләргә ташлаган.
Күпме эшләр, күпме сүзләр кала,
Хыялларың, чынга ашмаган.
Туган җирдә, аннан еракларда,
Күпме янган сөю учагы.