Читать онлайн Рузил Фазлыев - Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр
© Рузил Фазлыев, 2025
ISBN 978-5-0065-9245-2 (т. 13)
ISBN 978-5-0065-9246-9
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бер кашык дегет
Кочак җитмәслекләр ни кадәрле,
Олы – кирәк булган эшләрнең.
Тоеп булмый кала җылыларын,
Кабынмыйча калган хисләрнең.
Берәр адым кала барылмыйча,
Барып җитәм генә дигәндә.
Бар күперләр җимерелгән кебек,
Язмыш сынаулары килгәндә.
Адашырга бер юл чаты җитә,
Хаталану өчен ул адымың.
Бозар өчен, күңел халәтләрен,
Бер кашык дегет ул табылыр.
Кесәләрдә кебек кара кашык,
Һәр вакытта якын, яныңда.
Җаен гына көтеп тора кебек,
Кара балын әзер салырга.
Авыр саклау күңелләрдә барсын,
Дегет кебекләрен, бигерәк.
Бер кашыгы җитә бозу өчен,
Шуны аңлау кирәк тизерәк.
Фикер
Мәкаль: Ат дагалаганда
Бака боты кыстырмыйлар.
Шундый бушлык фикер агымында,
Бер карасаң диңгез шикелле…
Килде – китте фикер генә түгел,
Гамәлләрдә шундый бит инде.
Түбәтәйгә кемдер кырын карый,
Яулык инде, бәхәс сәбәбе.
Озын күлмәк сәхнә түрләрендә,
Тик күренә. эчке сәдәбе.
Язган, сөйләгәнне аңламыйча,
Кыек сүзне табып көләләр.
Сүз кешене «бетерергә» мөмкин…
Шуны ахыры начар беләләр.
Хозурлана берәү матурлыкка,
Кемдер саный аны җүләргә.
Сүз иреге, кызыл диплом кебек,
Сәбәп: кеше сүзен бүлә (е) ргә.
Сүз башлары бик тиз онытыла,
Кереп кителә шундый тирәнгә.
Ышанасың… көмеш мөһим түгел,
Эндәшмәүләр – алтын дигәнгә.
Халык кайда
Кай вакытта бушлык каплагандай,
Кеше булмый, хаттә ватсапта.
Иртәләрен уяну ләбаса,
Төшләр күреп төнен ятсак та.
Сәлам бирү, авыр әйбер кебек,
Укыдым дип, тамга куярга.
Тәрәзә ул нигә, карамагач
– Бәлки аны акка буярга.
Сабырлыкның түбәсенә менеп,
Тирә якта күрми кешене.
Кеше хәле белән кызыксынмау,
Юньле кеше әллә эшеме.
Кысылмыйча. бары сәлам белән,
Күрешүләр хәзер, шундый бит.
«Тимер койма» эчләренә кереп,
Кулак кебек яшәп булмый бит.
Сәлам биреп, сәлам ала белеп,
Әдәп дигән әйбер саклана.
Койма аркылы открытка гына,
Ераклашу шуннан башлана.
Саесканны никтер хәтерләтә,
Ялтырыйкка, бушка табыну.
Байлыгыңны – капчыгыңны тотып,
Баш өстеннән юрган ябыну.
Хата ясап
Хатада бар ялгышлары да,
Кайсы олы, кайсы бәләкәй.
Бересен дә аклый торган түгел,
Икесе дә, начар нәмәкәй.
Язган чакта, хәреф хаталары,
Юлда чакта. – «билге» бозыла.
Төзәтмичә аны аклаганда,
Хаталарда гомер узыла.
«Тамчылардан – күлләр…» – диләр,
Хаталардан күңел пычырый.
Язмыш шундый ялгыш кына диеп
Акланучылар очырый.
ДАРУ сүзен әйтәсләр килә,
Кыска итеп яки сузыпмы.
Хата ясап:-«ялгыш булды» диеп,
Алыштырып – ике сузыкны.
Хәтер җебе
Ерак тарихларның түрләренә,
Искә алыр өчен юллар бар.
Сакланганнан өзелмичә калып,
Хәтер җебе исән булганнан.
Кирәк әйбер, исән вакытларда,
Бәйләнешне кора торганы.
Әрвахларга дога юлы булып,
Искә алып, кыла торганы.
Сәлам бирү дуска, якыннарга,
Хәлен белү, ярдәм кирәкнең.
Хәтер җебен, өзелмәсен дисәк,
Ныгытулар аны кирәктер.
Илгә карый, туган якларыңа,
Милләтеңә, дингә, нәселгә.
Хәтер аша, аралашү кебек,
Күңел аша …була дәшергә.
Аның аша, тарихларны белү,
Киләчәккә аны, тапшыру.
Асылы ул җирдә булуларның,
Яшәү өчен көчләр ташкыны ул.
Хәтер – байлык, тапшырыла ала,
Капкаларын… ялгыш япмасак.
Югалмыйча калыр бар булганы,
Хәтер җебен өзми сакласак.
Хисләр бит ул учак кабынгандай,
Бик тиз генә булмый сүндереп.
Ошаса да… ошамаса да
Хисләрне һич булмый күндереп.
Яна икән, җылы тарата ул,
Йә көйдереп ала… яндырып.
Хисләр уты, төзәлмәслек булган,
Күңелләрдә җөйләр калдырып.
Хисләр булу, учак сүнмәгәнлек,
Утын кебек… булып көннәре.
Күңелләрдә шулай саклана да,
Хисләр булып, җирдә күргәне.
Кабына да олы ялкын булып,
Кинәт кенә… кабат сүрелә.
Очар өчен талпынган кош кебек,
Хисле күңел шулай күренә.
Хисләр алар җан җылысы кебек,
Таратырга була… бүлешеп.
Хисләр аша… якыннарың белән,
Дуслар белән була «күрешеп.»
Учак яна, ялгыз булып кына,
Тавышсызда… гади шәм кебек.
Караңы да, аның яктысы да,
Көтелмәгән олы ямь кебек.
Хыял көне
Күрәсеңме без кайларда хәзер,
Галәмнәрнең без бит эчендә.
Мондый галәмәтне күрә алу,
Раббымыз бары көчендә.
Мөмкин түгел иде уйланулар,
Ерактагы… булмас шикелле.
Күрә алган, ышанмаслык кебек,
Кайларга бит барып җителде.
Хыял көче, догалардай булып,
Нинди араларга күчерде.
Акыл белән аңламаслык итеп,
Җиһан түрләренә күчелде.
Алда әле күпме үтәселәр,
Ишетәсе белән күрәселәр.
Җирдә яшәү язмыш башы гына,
Күпме әле бардыр беләселәр.
Сыенырга, олы җиһан алда,
Юкка чыккан дөнья газабы.
Язмыш бит ул… кадерен белгәндә,
Булмас кебек аның азагы.
Хыял түгел
Хыял түгел, сәер теләк кенә,
Үткәннәрне килә күрәсе.
Әйтелмәгәннәрне әйтә алып,
Үбелмәгән ярны үбәсе.
Төзәткәндәй, булган хаталарны,
Бер гөнаhсыз сабый баладай.
Бер адымга артка чиккән кебек,
Балачакка якын арадай.
Тәүгеләрне кабат күрә алып,
Барысын да, дөрес матурлап.
Үкенечтә булып калынганны,
Еракларны аңлап якынлап.
Чокырларын урап үтә – үтә
Бормалы юлларны төзәтеп.
Ашыкмыйча бик акыллы кебек,
Тирә якны барып күзәтеп.
Сискәнмчә, кинәт көтмәгәннән,
Язмышларны алдан белгәндәй.
Таныш юлдан язмыш хуҗасыдай,
Горур атлап җирдә йөргәндәй.
Аңламаслык кайчак уйлар килә,
Гөнаh түгел, теләк теләргә…
Чынбарлыкның үзе кануны шул,
Туры килә бары, түзәргә.
Ялгыш, хата өчен түләргә.
Чагыштыру хисабы
Белү өчен кирә. (кем икәнен),
Зурлыгын, йә аның кыйммәтен.
Аңлар өчен үзе язмышының,
Кирәклегенең хикмәтен.
Шундый әйбер, шундыерак кеше
Хакын, дәрәҗәсен тиңләргә.
Кайсы ягы тарта алыр, диеп,
Салып карар өчен бизмәнгә.
Шуннан башлана да чагыштыру,
Җүләр таба, эзли җүләрне.
Акыллырак булып күренергә,
Ул үзеннән шактый түбәнне.
Акыллыны, кем акыллы итә,
Акыллырак аннан булган мы.
Кызыгырлык итеп, киң аякка,
Бик тырышып дөнья куган мы.
Зәвек төрле барысын аңлау өчен,
Чагыштырулар да шартлы шул.
Чагыштыру бары чама белү,
Акыллылар гына, башлы шул.
Миллион өчен кемдер җанын бирә
Кемгәдер ул бары тиеннәр.
Арифметика да көчсез монда,
Күпмеләрдән кемнәр сөенгән.
Язмыш хакы, кеше гомерләре,
Кылганнары, аның күргәннәре.
Дога кылып, җәннәт өмет итеп,
Соңгы юлга озатып күмгәннәре.
Чери
Фараз итсәң… итмәсәң дә,
Доллар үсә, симерә.
Әллә безне ышандырып,
«Черегәне» сизелә.
Черек кәгазь һаман кыйммәт,
Үз кәгазең җыртылгач.
Кешенекенә кызыгып,
Чит байлыкка омтылгач.
Кәгазләргә терәлгәндәй,
Яшәүләрнең кыйммәте.
Кеше җанына һаман да,
Кадер хөрмәт килмәсе.
Табынганда чит байлыкка,
Кала бары… кызыгу.
Хәер сорап яшәгәндәй,
Куллар читкә сузылу.
Наданлыкмы, ялкаулыкмы,
Тормыш тәмен югалту.
Читтә тамак туйдырганда,
Нигә кирәк ук ату.
Җимерүгә акыл нигә,
Үзең төзи белмәсәң.
Читтә күреп кызыксаң да,
Матурлыкны күрмәсәң.
Кыргыйлык түзәрлек кебек,
Безнең белән чагышып.
Юк итү юллары нигә-
Җиңә алмагач ярышып.
Чәйнек
Гадәти хәл хәзер бу тормышта,
Газга куеп чәйләр кайнату.
Нигәдер ул соңгы вакытларда,
Озак утыра, шулай кайнап ул.
Куясың да, онытылып китә,
Кайнатырга чәйләр куйганың.
Чәйнек сыбызгысы ишетелми,
Башка җирдә йөреп уйларың.
Озак кайный, чәй дә кайвакытта,
Көтә, көтә чәйнек карала.
Сәбәпләре күптән ачыкланган,
Аңлатулар шуңа бар аңа.
Чәйләр кайный иртә, кичен шулай
Чәй тәмнәре һаман югалмый.
Онытылып чәйнек каралса да,
Чәйсез дөнья ямьле була алмый.
Чәчәк сөеп
Арадашчы гына ак чәчәкләр,
Тилмергәндә сөю хисенә.
Сөеп чәчәкләрне яшәгәнгә,
Күпме күңел җирдә «исерә».
Сусаганда сөю хисләренә,
Коткаралар әйе, чәчәкләр…
Иртәгәсен инде таралмый шул,
Тәмле исләр шиңгән чәчәкттән.
Кабатланып шулай, чәчәк сөю,
Чын сөюләр һаман читләште.
Чәчәкләргә төренеп, көтелгәне,
«Сөю булып килеп җитмәсме».
Чәчәкләре алар конфет булып,
Яшь йөрәктә туган өметләр.
Мизгель булып узып китәләр шул,
Сиңа булмаганга өлешләр.
Чәчәк алып юанулар кала,
Аңлашыла «билет» икәне.
Шабашникка зшкә килү кебек,
Бер уч чәчәк биреп киткәне.
Гаеплеме чәчәк сөючеләр,
Өметләре булгач чәчәктә.
Сөю хисе татылмыйча калып,
Ошагандай (…ап-ак) чәчәккә.
Чыгып басып
Чыгып басып язмыш карышына
Багып алда булган юлларга.
Күренми ул никтер, ерак кебек,
Язмыш шуңа серле булганда.
Фарыз итү ярдәм итә алмый,
Күрәзәче каян белсен ул.
Караңгылык әле таралганчы,
Таң атканны ничек күрсен ул.
Уйлар белән булып сәяхәттә,
Хыялларга куеп канатлар.
Хәтер хисләреңне, уятканда,
Үткәннәрен бәлки кабатлар.
Алдагысын Аллаһ кына белә
Безгә белү кирәк түгелдер.
Иртәгәләр, имин булсын диеп,
Шөкерләрен әйтсәк бүгеннең.
Алга карап, юллар күренерме,
Син барасы булыр кайсысы.
Борылышлар белән бүлгеләнгән,
Шатлыклары белән… кайгысы.
Ышанычта булып яшәгәндә,
Матурырак була өметләр.
Алда бәлки хисләр чынга ашыр,
Күңел төпләрендә йөреткән.
Шигырь сүзе
Шигырь сүзе ширбәтлеме.
Шуңа күрә кыйммәтлеме.
Бәллүр савыт хисләр өчен,
Сусаганда эчәр өчен.
Кайвакытта такмак кебек,
Язылганнар «ап ак» кебек.
Калыпларга салганнары,
Анда сыймый калганнары.
Җырга әйләнә алганнары,
Онытылып барганнары.
Көндә «пешеп төшкәннәре»,
Гасырларга күчкәннәре.
Сихери булып хисләр туа…
Язылганнар шигъри була.
Шигырь сүзе, күңел күзе
Анда күренә калеб үзе.
Моң диңгезе, гизә алмаслык,
Бетмәс шатлык, сизә алмаслык.
Озын юллар, офыкларсыз,
Шигырь – кош ул… Очып калсын.
Түгелә алмас, юкка канда,
Шигъри сүзләр җирдә барда.
Бәхет кошы кебек, кемгә,
Хисләр агып, язса көндә.
Гыйбадәт тә әле була ала,
Көндә кыла алган дога.
Шигырь язмышы
Укылганда шигырь сүз ул,
Укылмаганы да күп ул.
Язылганы, барып жителмәсә,
Исраф хисләр кебек чүп ул.
Кыйсса булып туа алганда да,
Кабул булыр күңел тапмаса.
Китап булып, тузан жыеп ятып,
Бер кем аны ачып бакмаса.
Ишетүче йә тыңлаучы булып,
Асылын йә… мәзәк тапмаса.
Аңламыйча, сине мактамыйча,
Әйткән фикереңне аңласа.
Шигырь бит ул, хисләр генә түгел,
Бизәкләргә төргән гөлләрең..
Ул бит әле шагыйрь тавышы да
Әйтер өчен, фикер – сүзләрен
Ышанырга кушалар
Ышанулар төрле була…
Ырымнарга сынамышка.
Ныклабырак «казынганда»
Барысы да була бушка.
Төтен булса уты була,
Какка каптыручы.
Эләкмиләр алдануга,
Акылында сак торучы.
Аҗдаһалар бетсәләр дә,
Кала һаман алымнар.
Алданганнар үзе теләп,
Адым саен табылган.
Теләгеңә юллар салып,
Үтә алып күңелеңә.
Киләчәкне фараз кылып,
Шикләр салып бүгенеңә.
Укыйсың да, уйлыйсың да,
Акыл кебек тоймыйсың да.
Ышанганга барга юкка —
Дөрес юлда булмыйсың да.
Эй, иман
Эй, иманның кирәклеге,
Сизелә шул сизелә.
Көтеп утырганга гына,
Килми капка төбенә.
Эй, иманның зәгыйфлеге,
Көлә бездән шайтаннар.
Кылган гамәлләребезнең
Бик күпләре шайтаннан.
Эй, имансыз булганнарның,
Йөзендә нур була алмый.
Калебендә нур юклыктан,
Савапы эш кыла алмый.
Иман – тәртип тормышларда,
Тәртипсезлек, әйбәтме.
Яратып яшәүләр нигә,
Харам белән гайбәтне.
Бүген бар да, иртәгә юк,
Андый иман буламы.
Булыр булмас ризыктан,
Ашказаны туламы…
Эй, иманның булмаулары,
Алдану… ялганнары.
Үзе теләп гомер буе,
Имансыз калганнары.
Имансыз булып калулар,
Язмышта язганнармы.
Кеше булу тәтемәгән,
Адашкан, калганнарны.
Эй, иманның нык халәте,
Кеше җанын коткарыр.
Имансыз килеш яшәлгән,
Бөтен тормыш, бушкадыр.
Элек хәзер
Авыр тормыш элекке вакытта,
Яшәгәндә атың булмаса.
Хәзер атның кирәге калмады,
Иң кыены акыл булмаса.
Акыл аша, аны сату аша,
Юллар салу, атлар җикмичә.
Бер туктаусыз яңа сорау туа,
Таба алган маллар җитмичә.
Акыл – алтын, пробалар төрле,
Туксан тугыз булмый барсы да.
Башың тулы «алтын» йөресә дә,
Никтер җитми һаман ансы да.
Алтыны да алмазы да аның,
Бизәнү һәм бизәү хикмәте.
Бизәк акыл: билгеле дә кебек,
Иң бәхетле кеше итмәсе.
Гади кебек, күңел алданамы,
Ә чынлыкта гади түгелме.
Яңа ялгыш туа кебек шулай,
Төшең белән бутап өнеңне.
Кыен белү кайда югалтулар,
Көтмәгәндә, нидер табулар.
Ул, иң олы язмыш бүләгедер,
Җирдән тыныч китә алулар.
Эшмәкәр
Яңачарак хәкимлек кануны,
Бар халыкны ничек җигәргә.
«Зур хөрмәтне» үзләренә булган
Яратмауны ничек җиңәргә.
Капканнарның уйлап яңаларын,
«-Эшлә диләр, баеп китәрсең.»
Дөрес бүлешкәндә дәүләт белән,
Түрәләрне риза итәрсең.
Кем булсаң да, ниләр кылсаң да,
Похожие книги
Камиллекнең чиге булмый диләр… Шуңа күрә өйрәнәбез, тырышабыз гыйлем өстибез төрле өлкәдә… Бүгенге көн яңалыклары беләндә танышып барасы килә… Фикерләр, теләкләр, сәләмнәр көтеп калам, китап шигырләр турында.
Гадилек байлыкМин авылның гади бер малае,Гади булыр, язган фикерләр.Вакыт кына ашыктырып әллә,Картаелып бераз кителгән…Биргәннәре әйтеп бетергесез,Язмыш итеп, куеп язылып.Бай икәнмен диеп шөкер итәм,Күңел төпләрендә казынып.Гадилектә тормыш рәхәте,Сырлы әйбер, тырный куңелне.Кеше сине ишетәдә кебек,Ипләп әйтә алсаң сүзеңне.
Хөрмәтле шигырь сөючеләр!Сезгә язылганнарның Гомер агышы исеме астында бер өлешен күрсәтергә булдым. Бу шигырләр темаларга бүленеп тупланмаганнар, язылу тәртибендә бирелгән. Алтынчы том була.Фикерләрегезне языгыз.
Бу китап алдагы китапларның дәвамы. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Электрон китап үзләштерүгә ясалган беренче адымнар.Иң беренче электрон китап булып кала.КИТАПЛАР, КИТАПЛАР…ЯЗМЫШТА ХИСАПЛАР.УЗГАННАР, ЯЗГАННАР…КЫЛЫНМЫЙ КАЛГАННАР…Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…
Сборник юмористических и сатирических четверостиший, написанный членом союза писателей России с 2017 года. Автор 33 года отдал службе в армии, награждён боевым орденом и медалями, да и после службы работал, работает он и сейчас. И одновременно пишет стихи. Вот эти-то стихи и представлены на ваш суд. Кто-то скажет: это уже было! Игорь Губерман пишет в этом жанре, уже давно, и успешно пишет. Да, это так, и Владимир считает Губермана своим литератур
Лирические стихи, написанные автором с 2001 года по 2002, это период вдохновения и публикации стихов на литературных сайтах, в поэтических сборниках, участие в ЛИТО.
Сборник стихов. Начало СВО, гражданская лирика, философская лирика, религиозная лирика, любовная лирика. Поэма "Победители" в память деда старшего лейтенанта Черепанова Корнила Елизаровича, ветерана ВОВ, участников СВО.
Лучшая муза всей моей жизни, которой я написал за 10 лет 250 стихов.Бесконечно благодарен Богу за встречу с ней и вдохновение, а мышке – за хорошее отношение!
Один лишь взгляд прекрасных глаз Сары мог пленить любого мужчину. О ней мечтали, ее страстно желали, перед ней падали на колени. Однажды красота Сары едва не стала причиной трагедии. Но именно тогда девушка встретилась с благородным герцогом Гевином Бейнтоном. Перед этим храбрым красавцем не могла устоять ни одна женщина. На дерзкое предложение герцога стать его любовницей Сара ответила отказом. Да, она уже успела потерять голову от его взгляда,
Эта автобиографическая книга рассказывает о ранних годах и юности досточтимого Шангпы Ринпоче – главы Буддийского центра Карма Кагью в Сингапуре и настоятеля монастыря Чангчуб Чолинг в Покхаре. Автор без прикрас рассказывает о тех трудностях и вызовах, которые встретились ему в начале его жизненного пути, убедительно демонстрируя, что всякое страдание – это возможность чему-то научиться и выявить для себя цель страдания и счастья.В формате PDF A4